Республиканың 18 районыннан авыл яшьләре “SUNNYФЕСТ” фестиваленә җыелдылар

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Мамадыш районының Башкарма комитеты белән берлектә бу ял көннәрендә күңелле “SUNNYФЕСТ”   фестивален үткәрделәр,  катнашучылар креатив  һәм үзләре ясаган чаналарда кар тауларыннан шуыдылар.

Фестивальгә республикабызның 18 районыннан һәм Россиянең ике төбәгеннән авыл яшьләре килде. Конкурс кагыйдәләре буенча командалар гадәти булмаган чаналар ясарга, оригиналь костюмнар уйлап чыгарырга һәм таудан төшер алдыннан гадәти булмаган нинди дә булса перфоманс ясарга  тиешләр иде.

«Докатились!»(Таудан иң ерак төшү) номинациясендә иң еракка киткән 1 урынны Балтач районыннан «Космобалтач» командасы алды, 2 урынны – Азнакай районы командасы, 3 урынны - Тукай районыннан «Чаллы Бройлер» алды.

«Как по маслу!(Майда йөзгән кебек!)» номинациясендә таудан иң тиз төшкән өчен 1 урынны Питрәч районыннан «Пряниклар» командасы алды, 2 урынны – Зәй муниципаль районыннан «Пит Стоп» командасы, 3 урынны – Баулы районыннан «Зур шлем» командасы.

«Где это видано?!(Гаҗәеп күренеш)» номинациясендә иң креатив чаналар өчен 1 нче урынны Мамадыш районыннан «Кин-дза-дза» командасы алды, 2 урынны – Түбән Кама районыннан «Атака клонов» командасы һәм 3 нче урынны Балык Бистәсе районыннан – “Бәла”(«Беда») командасы.

Тамашачылар симпатиясе призы Апас районыннан «Трактор сАМОкат» командасына бирелде, Мамадыш районыннан «VillageСани» һәм Чистай районыннан «Әкияти патруль» командаларына бирелде.

Һәр номинациядәге призерлар җиңүче дипломнары, истәлекле призлар һәм 10, 8 һәм 7 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр алдылар.

Шуны әйтергә кирәк, бу фестиваль көне кызыклы чаналар, халык кәсепләре ярминкәсе белән генә түгел, ә балалар һәм авыл яшьләре өчен чын мәгънәсендә истә калырлык бәйрәм булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International