Россия төбәкләре арасында тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча Татарстан алда бара

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Россия төбәкләре арасында тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча Татарстан алда бара – тәүлеклек сату 3,1 мең тонна тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае – 2,5 мең тонна, өченче урында Воронеж өлкәсе – 1,7 мең тонна.

Тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча 10-топ төбәккә шулай ук Киров өлкәсе (1,7 мең тонна), Свердловск өлкәсе 1,6 мең тонна), Ленинград өлкәсе (1,6 мең тонна), Мәскәү өлкәсе (1,5 мең тонна), Белгород өлкәсе (1,3 мең тонна), Новосибирск өлкәсе (1,3 мең тонна), Вологда өлкәсе(1,2 мең тонна) керә.

Илебез авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан тәүлеклек савым уртача 15,33 кг тәшкил итә, бу күрсәткеч узган елның шушы датасына карата 0,9 кг-га күбрәк.

«Республикада 28 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмаларындагы тулаем тәүлеклек савым күләме 3 мең 396,9 тонна тәшкил итә, бу узган елның шушы датасына караганда 93,2 тоннага, ягъни 2,8%ка күбрәк», – диде Министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов. Аның сүзләренә караганда, Россия авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сатыла торган товар сөтенең 7,5%ка якыны безнең республикага туры килә.

Сөт терлекчелеге Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының төп юнәлешләреннән берсе булуын һәм республикада сөт җитештерү һәм сатуга ярдәм итү буенча Министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексының уңай нәтиҗәләр бирүен билгеләп үтәргә кирәк.

Татарстан Республикасы буенча 2019 елның 29 гыйнварына сөт саву һәм аны сату турындагы тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта “Оператив мәгълүмат” бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International