Марат Әхмәтов: тәүлеклек тулаем савым буенча Кукмара, Балтач һәм Әтнә районнары алда бара

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Республикада өч муниципаль район тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт җитештерәләр. Бу хакта Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Мәс., Кукмара районында тәүлеккә 250 тонна сөт савылган – бу республика муниципаль районнары арасында гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләре арасында да иң зур күрсәткеч. 2018 елның шушы датасына үсеш 5% тәшкил итә. Икенче урында Балтач районы – 220 тонна(үсеш - 8%), өченче урында Әтнә районы – 204 тонна(үсеш - 5%).

2018 ел белән чагныштырганда иң күп үсеш Әлмәт районында(35%), Түбән Камада - (15%), Актанышта - (14%), Тукай районында - (12%), Яңа Чишмәдә - (11%) һәм Сабада - (10%).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы җәйгә таба Саба һәм Актаныш районнарының тәүлеккә 200 тонна сөт чиген узып китәчәкләренә ышаныч белдерде.

«Шундый ук бурычны без Арча, Әлки, Мамадыш районнары алдында да куя алабыз», – диде министр.

Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда тәүлек савымның кинәт төшүе күзәтелә. Минзәлә, Кама Тамагы, Бөгелмә, Мөслим, Спас районнарына сөт җитештерүгә игътибарны арттырырга кирәк.

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, быел 1 литр савылган сөткә гыйнвар-февраль айларында, Президентның өстәмә ярдәмен истә тотып, 1,2 млрд. сум субсидия бирелә, әмма сыерларның баш саны кимемәскә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International