Хезмәт кешеләре: Кайбыч районыннан сыер савучы – хезмәт сөючәнлеккә һәм актив гомер итүгә үрнәк

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген  үзенең  көндәлек  хезмәте  белән  абруй  һәм ихтирам яулаган  гади кешеләр  турындагы безнең  “Хезмәт кешеләре”   рубрикасының  төп  герое  -  Турунтаева Мария Сергеевна. Ул  1926 елның   10 октябрендә Кайбыч районының  Багай  авылында  туган.   14 яшьтә, җирле мәктәпнең бишенче  сыйныфын  тәмамлап,  колхозда  эшли башлый.  Сугышның  беренче  көннәрендә үк, авыл  ирләре   белән бергә,   аның  әтисе  дә фронтка   китә.    Озак  көттермичә, аның  һәлак  булуы  турында  хәбәр дә  килеп  төшә.  Гаиләдә  алты  бала  ятим кала.  Мария  үзе  өчен дә,  башкалар  өчен  дә,  шулай  ук  җиңү көнен  якынайту  теләге  белән  дә  тырышып  эшләү максатын  куя.    1942  елның  языннан  ул  фермада  эшли  башлый, аннары  аны  урман кисәргә  алалар.  Фидакарь  хезмәте  өчен    медаль белән бүләкләнә. 

Сугыштан  соң   Мария Турунтаева сыерлар  фермасына  эшкә  килә.  Ул  чакта  эшләр  җиңел  булмый.   Шулай  да,  яшь сыер савучы ышанычлы  өметләр бирә.  1968 елда  Мария Сергеевна үзенең  һәр сыерыннан  уртача    4000 кг сөт савып  ала.  Алга  таба  бу  күрсәткеч     4200 килограммга  җитә.  Бу  инде  районда  күрелмәгән хәл була. 

Мария  Турунтаеваның  алдынгы  тәҗрибә  мәктәбе  республика  күләмендә таныла. 1969-1970 елларда    Мария Сергеевна В.И.Ленин тууга 100 ел тулу уңаеннан  Апас районы  терлекчеләрен ярышка чакыру   инициаторы белән чыга.  Ярышта  җиңеп чыккан  өчен  ул  Республика  Мактау  китабына кертелә  һәм    «Фидакарь  хезмәт өчен.  В.И.Ленин тууга  100 тулу  уңаеннан» медале  белән бүләкләнә. 

- Без ул  чакта яшь идек,  шуңа  күрә ару-талуны  белми идек.    Чынлап та,  фермада хезмәт  бик  авыр  булды,  бөтен  эш  кулдан  эшләнә иде.  Терлек  азыгын урамнан үзебез ташый идек, терлекләр астын читартып,  урамга  чыгара идек,  сөт  битоннарын иңнәргә куеп  ташый  идек -  болар  башкарган     эшләрнең кайберләре  генә һәм алар  һәркөнне  икешәр-өчәр мәртәбә эшләнә иде.   Сыерлрны  кулдан  саву  шулай  ук  җиңел  булмады.  Буем кечкенә булуга  да  карамастан,  башкалардан  калышмас  өчен  мин  бик  тиз эшләргә тырыша  идем.  Ул  елларда  кеше  хезмәтен бәяли беләләр  иде, - дип искә алды  яшьлек  елларын   Мария Сергеевна.

1971  елның апрель  башында  Багай  авылына  шатлыклы  хәбәр килә: аларның  якташы    Мария Сергеевна Турунтаева җитештерүдәге  һәм  терлекчелек  продукциясен  әзерләүдәге хезмәт уңышлары  өчен  Социалистик Хезмәт Герое  дигән югары  исемгә лаек була һәм ул  Ленин ордены  һәм “Урак һәм Чүкеч” алтын  медале  белән бүләкләнә. 

Мария Турунтаева  СССРның ВДНХ бронза  медале белән,  ТАССР Югары  Советы  Президиумының, КПССның  район башкарма комитеты һәм район комитеты  мактау  грамоталары  белән бүләкләнә.   

Лаеклы  ялга  чыканнан  соң да  әле  ул  шактый  вакыт  колхозның  җәмәгать тормышында  катнаша.  Аннары  Зеленодольск шәһәренә кызы  янына  күченеп килә.  Әмма  авылдашлары  аны  онытмыйлар,  даими  рәвештә аның  янына  кунакка килеп  йөриләр.  Рәхәтләнеп,  яшьлек  елларын  искә  төшереп,  гапьләшеп  утыралар.   Кечкенә буйлы,  тыйнак әлеге  ханымга    хәзер 92 яшь. Олы  яшьтә булуына  карамастан,  Мария Сергеевна бүген дә  үзенең  хезмәт сөючәнлеге  белән башкаларга  үрнәк  булып  тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International