Марат Әхмәтов Кукмара районына көнлек сөт савымын 300 тоннага кадәр җиткерү бурычын куйды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов Кукмара муниципаль районының  2018 елдагы социаль-икътисадый  үсеш  йомгаклары  буенча  узган хисап сессиясендә  катнашты. 

Утырыш  алдыннан  Марат  Әхмәтов Мәдәният  йорты фойесында  оештырылган  халык  иҗаты  әйберләре  һәм  җирле  җитештерү  товарлары  күргәзмәсен карады, продукция  җитештерүчеләр белән  аралашты.  

«Күп  кеше   авыл  тормышын  авыр  һәм кызыксыз  дип  күзаллый.  Авыл  тормышыннан  зарланучылар  да  күп.  Ә менә  Кукмара  районыннан     Василий Иванов үзенең  көндәлек  хезмәтеннән тәм табып яши һәм аның  кызык якларын  хәтта үз Инстаграмм  битләрендә  дә  яктырта» - дип, уен-көлке  белән   башлап җибәрде   үз чыгышын  Марат  Әхмәтов.  Ул  яшь     механизаторга  Министрлыкның  Рәхмәт хатын  һәм  истәлек  өчен кул  сәгате  бүләк  итте.  

Үз чыгышында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат  Әхмәтов  районның  үсемлекчелектә  һәм терлекчелектә  яхшы  күрсәткечләргә  ирешүен, техниканың  язгы  кыр эшләренә әзерлеген  билгеләп  үтте,   шул  ук  вакытта  төп  үсеш  токталарына тукталды  һәм  район алдына  көнлек  савымны  300 тоннага  җиткерү  бурычын  куйды,  ә  2030  елга  кадәрге  социаль-икътисадый үсеш программасы  буенча  -  500 тоннага  кадәр.

Шуны  да  билгеләп  үтәргә  кирәк, узган  атнада   ведомствоның  коллегия  утырышында  Кукмара  районы   көнлек  сөт  җитештерү күләме  буенча   республикада   иң яхшы  район буларак   аталган  иде, анда  биш ел  эчендә  сөт  җитештерү  күләме  ике  мәртәбә  арткан.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International