Дмитрий Патрушев Идел буе федераль округы төбәкләре агросәнәгать комплексының экспорт мөмкинлекләрен үстерү буенча киңәшмә үткәрәчәк

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

22 февральдә  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры   Дмитрий Патрушев Татарстан  Республикасына  эш  сәфәре  белән  киләчәк.  Биредә  ул  Идел  буе  федераль  округы төбәкләре тарафыннан  җитештерелә  һәм экспортлана  торган  АПК продукциясе күләмнәрен  планлаштыру  турында  киңәшмә  уздырачак.     

Киңәшмәдә Россия  Федерациясе  Президентының   Идел  буе  федераль  округындагы  вәкаләтле  вәкиле    Игорь Комаров, Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм  округ  төбәкләре  башлыклары  катнаша.  

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  Россия  Федерациясенең барлык  федераль  округларында  шундый  чаралар  уздыру  планлаштырыла.  Идел  буе  федераль  округы төбәкләре агросәнәгать комплексының  экспорт  мөмкинлекләрен  үстерү  буенча  беренче киңәшмә  5 февральдә  Тула  шәһәрендә  узган  иде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International