Татарстан делегациясе Россиянең АККОР съездында катнаша

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

20 февральдә  Мәскәүдә    Крестьян (фермер)   хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы     кооперативлары  ассоциациясенең (АККОР)  ХХХ юбилей  съездының  пленар  утырышы   узды.  Съездда  Татарстан делегациясе составына  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Ришат Хәбипов,   Татарстан  Республикасының Фермерлар  һәм крестьян (фермер)   хуҗалыклары ассоциациясе рәсие    Камияр Байтемиров һәм  26 фермер керде. 

Чара  барышында  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  Дмитрий Патрушев Россия   Президенты  Владимир  Путин һәм  Хөкүмәт Рәисе     Дмитрий Медведев  исеменнән  катнашучыларны  һәм Съезд  делегатларын   илдә  фермерлык  хәрәкәтенең  30 еллыгы  белән котлады.  

Съездда катнашучыларга  үз юлламасында    Владимир Путин билгеләп  үткәнчә,  “фермерлык  үзебезнең  агросәнәгать комплексының мөмкинлекләрен  гамәлгә ашыруда,  авылда  тормыш  сыйфатын  яхшыртуда үз    ролен  ныгыта, төбәкләр үсешенә һәм тулаем  илкүләм  икътисадка турыдан-туры  йогынты  ясый” дип  билгеләп    үтте.  

Дәүләт башлыгы  шулай  ук, дәүләт фермерлыкка  ярдәм  итүне  арттырачак, аның  көндәшлеккә сәләтен арттыруга,  авыл  хуҗалыгы кооперациясенең аеруча  нәтиҗәле эшли торган  рәвешләрен үстерүгә ярдәм  итәчәк,  дип ассызыклады.    

Үз мөрәҗәгатендә Россия  Хөкүмәте  Рәисе болай  диде: «Без Россияне  кабаттан  куәтле  аграр    держава итеп күрергә телибез һәм  шуңа  күрә  авыл  хуҗалыгына  һичшиксез ярдәм  итәчәкбез». Дмитрий Медведев, тармак, илебезнең азык-төлек  иминлеген тәэмин итеп һәм  үз продукциясен  чит илләргә чыгарып,  югары  үсеш темпларын  күрсәтә, диде.   Бу  уңышта   – фермер хуҗалыкларының һәм  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  өлеше  дә аз  түгел,  дип  ассызыклады ул.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International