15 декабрьдә Казанда, Чаллыда, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Лениногорск муниципаль районының «Спартак» агрофирмасы” ҖЧҖ базасында терлекчелек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
13 декабрьдә Буа муниципаль районында “Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары” темасына зона семинар-киңәшмәсе узды.
Тукай муниципаль районыннан «Вилданов» КФХ эре мөгезле терлекләр үрчетү белән, кошчылык һәм ашлык җитештерү белән шөгыльләнә.
Орлык материалы кайтару өчен республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, юл чыгымнары тотып, каядыр барып йөрергә туры килмәячәк, дигән мәгълүмат бирде "Татар - информ" МА.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов җирдән файдаланучылар өчен җир төзелеше турында документлар пакетын эшләргә кирәк, дип белдерде. Бу тәкъдимне ул бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Эколоргия, җирдән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында игълан итте, дип хәбәр итә "Татар - Информ" МА.
Татарстанда 11 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре уза. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов,шулай ук муниципаль районнар башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, эре авыл хуҗалыгы оешмалары һәм инвестор-компанияләр җитәкчеләре катнаша.
Актаныш муниципаль районында терлекчелек тармагының 2018 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясадылар.
«Гарант» укыту-курс комбинаты ҖЧҖ базасында «Аl» категорияле үзйөрешле машиналарны йөртүгә рөхсәт бирү буенча имтихан узды.
11 декабрьдә Арча муниципаль районында «Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды.