Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 19 февральдә Әлмәт районында 2018 ел йомгакларына һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган муниципалитет Советы утырышында әйтте.
Утырыш башланыр алдыннан ул спорт комплексын ачу тантанасында катнашты, авыл халкы аның ачылышын озак көтелгән бүләк буларак кабул итте. аннары Дәүләт Советы Рәисе килеп эшли торган белгечләр өчен яллау шарты буенча төзелгән торак йортларны карады. Проект буенча йорт территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлекләре дә каралган.
Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин үз нотыгында районда төзелеш, ТКХ, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендәге уңышларга, инвестицияләр җәлеп итү, төрле проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, 2016 ел йомгаклары буенча районның хисап сессиясендә район алдына Әлмәт сөт заводы эшчәнлеген торгызу бурычы куелган була, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар үз продукциясен шунда тапшырырга тиеш була. Бүгенге көндә җайланмаларны монтажлау һәм комплексны тапшыруга әзерләү эшләре бара. Моңа кертелгән инвестицияләр күләме 200 миллион сум тәшкил итә. Җитештерүне бу елның маенда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Ассортименты 11 сөт продукциясеннән торачак, завод тәүлеккә 200 тонналап сөт җитештерәчәк.
Җитештерү нәтиҗәле һәм өзлексез эшләсен өчен Фәрит Мөхәммәтшин җирле аграрийларны эре мөгезле терлекләр санын арттырырга өндәде. "Заводның сезнең сөттә эшләве мөһим", - дип ассызыклады ул.
Парламент башлыгы, районның АПК өлкәсе шактый торгынлыктан соң рәтләнә башлады, дип билгеләп үтте. Муниципалитет җитәкчелеге нәтиҗәле чаралар таба алды, шул исәптән авыл кешеләренең эшлекле активлылыгын кызыксындыру буенча да, диде ул.
"Миңа еш кына, кешеләрнең авылдан китүен ничек туктатып була, дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Бу системалы эш, ул шәһәр һәм авыл халкының тормышын тигезләү өчен шактый зур чыгымнар таләп итә. Гамәлгә ашырыла торган 38 республика, ягъни президент программасы нәкъ менә авыл халкына уңай тормыш шартлары булдыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Чара азагында район алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.