Марат Әхмәтов: һәр районның үзенең көчле яклары бар, Мөслим районында бу - кошчылык

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

20 февральдә  Мөслим муниципаль районы өченче  чакырылыш  Советының    XXXII сессиясе узды.  Сессия  эшендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,   Татарстан  Республикасы урман  хуҗалыгы  министры     Равил Кузюров, “Челтәр компаниясе” җәмгыятенең генераль  директоры    Илшат Фәрдиев, “Чаллы-икмәк” җәмгыятенең генераль  директоры    Рафаэль Юнысов, шулай  ук  район Советы    депутатлары һәм район  җәмәгатьчелеге  катнашты.   

Район башлыгы   Рамил Муллин Мөслим районының 2018 елдагы рассказал   социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар  ясады  һәм 2019 елга  бурпычлар  турында  сөләде. 

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов район аграрийларының  2018 елгы  эшенә   уңай  бәя  бирде.  

«Ашлык  уңышы  буенча  рейтингта    район  15 урында  тора», - диде  ул, бу  юнәлештә  эшләргә  кирәклеккә  басым  ясап.  

Уңышны  күтәрү турында сөйләгәндә, Марат  Әхмәтов  шулай  ук  2019  елгы  уңыш  өчен    минераль ашламалар  туплау  зарурлыгын  ассызыклады.   Бүгенге  көнгә Мөслим районында  ул  әле  гектарга     22,3 кг гына  тупланган. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  районда  механикалаштыру  һәм кошчылык  буенча  нәтиҗәләрнең яхшы  булуын  билгеләп  үтте. 

«Һәр районның  үзенең  көчле  яклары  бар,  Мөслим районында  бу  - кошчылык», - диде  Марат  Әхмәтов.  

Чынлап та,  районда  кош ите җитештерү  алга  киткән, аның  күләме  елдан-ел  арта.    Районда кошчылык  белән  эре фермер хуҗалыклары  гына түгел,  ә  гаилә фермалары һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыклар да  шөгыльләнә.  

Чара  азагында   министр мөслимлеләргә  тырышып  эшләүләре      өчен  рәхмәт белдерде һәм  хезмәт алдынгыларына  дәүләт  бүләкләре  тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International