Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Һөнәр берлеге комитеты Министрлык хезмәткәрләре өчен Балтач районына сәфәр оештырды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

16 февральдә  “Үз туган  ягыңны  бел” темасы  буенча  чаралар  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белгечләре  Балтач  муниципаль районында  Себер  тракты тарихы һәм Муса Җәлил музеенда   (Карадуган авылы),     талчыбыктан  үреп  җиһаз  ясый торган  «Ива-мебель» (Тал-җиһаз) фабрикасында (Яңгул авылы) һәм чаңгы  базасында  булдылар.    

Карадуган авылындагы  тарих  музее 1911  елда  төзелгән  иске  бинада  урнашкан. Әлеге  музейда  шактый  күп кызыклы   экспонат тупланган.  Экскурсия оештыручының  кызыклы  һәм  тирән  хикәятләре  аша  без Себер  тракты, почта  элемтәсе тарихыннан һәм  Советлар  Союзы  Герое  Муса Җәлил турында  күп нәрсәләр белдек.    

Яңгул авылындагы талчыбыктан  үреп  җиһаз  ясый торган  «Ива-мебель» (Тал-җиһаз)  фабрикасы -  республикада һәм хәтта  Россиядә   бердәнбер, анда  барлык  эш кулдан  башкарыла.    Предприятие     2012 елдан  башлап  эшли.    Җиһаз,  сыгылмалы  табигый  материалдан – талчыбыктан әзерләнгәнгә күрә, озакка чыдый  һәм кеше  сәламәтлеге  өчен  зарарлы  түгел, экологик  яктан чиста.       Диләрә  Габдрахманова предприятиенең эше  турында  җентекләп  сөйләде.    Продукциянең  ассортименты  чынлап та  бик  төрле һәм мактанырлык, болар: диваннар, кәнәфиләр, өстәлләр һәм урындыклар, балалар  җиһазы, үрелгән     интерьер һәм декор әйберләре.

Чаңгы  базасында  рәхәтләнеп ял  иттек – чаңгыда,   тюбингларда  шуыдык, атлар  җигелгән чаналарда  шууы җанга  үзе  бер  рәхәтлек  бирде.  

Әлеге  сәфәр  бик  кызыклы  һәм истә калырлык булды.   Барлык  хезмәткәрләр исеменнән  кунакчыл  Балтач  районына  рәхмәт әйтәсебез  килә һәм  районның  алга  таба  да  үсүен  һәм  уңышларга  ирешүен  телибез!    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International