Марат Әхмәтов Актаныш районында игенчелек культурасының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  20 февральдә  Актаныш районы     Советының  2018 елгы  эш йомгакларына һәм 2019 елга  бурычлар  билгеләүгә  багышланган    утырышында  актанышлыларның  эшчәнлеген  югары  бәяләде.  

«Актаныш – югары  күрсәткечләргә ирешүче  беренче  биш  районның  берсе. Тырышып эшлисез һәм нәтиҗәдә – югары,  мактанырлык  күрсәткечләр», - дип  башлады    үз чыгышын Марат  Әхмәтов.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  Актаныш  районында  игенчелек культурасының   югары  дәрәҗәдә  булуын  билгеләп  үтте,  актанышлылар,  һава шартларынң  нинди булуына карамастан,   мул  уңыш  җыеп алалар.  Моннан  тыш,  райондагы    резервларның  якын  елларда  тулаем ашлык  җыемын  200 мең  тоннага  кадәр  җиткерергә  ярдәм  итәчәгенә  ышаныч белдерде  Марат  Әхмәтов. 

«Корылык  елларында  икмәккә  бәя дә  күтәрелә,  сез  икътисадый  хәлне  ныгыту  өчен  моннан  оста  файдалана беләсез», - дип  билгеләп  үтте  ул. 

Сөтчелек  тармагындагы  уңышлар  да  игътибарсыз  калмады.  Моңа    үрнәк  итеп ул  район  башлыгы    Энгель Нәвап  улының  эшләү  системасын  китерде.  Район башлыгы,  авыл  җирлекләренә чыгып, шәхси  эшкуарлар,  авыл  кешеләре  белән даими рәвештә  очрашып  тора,  аларның  көнкүреш хәлләре, ихтыяҗлары белән кызыксына, мондый  очрашулар  хакимиятнең  гади  халык  белән ни дәрәҗәдә  якынлашуын  күрсәтә.    

«Районда  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  терлекләр  үрчетү  буенча  максатчан  программа эшли. Сез һәр эшкуарга,  һәр гади кешегә  аның  язмышын  ачыкларга,  тормышта  тотрыклы  үз  урыннарын табарга  ярдәм  итәсез», - дип,  нәтиҗә  ясады   Марат  Әхмәтов.

Чара  азагында   министр актанышлыларга  тырыш  хезмәтләре,  районда  мәдәниятне,   традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне  саклап  калудагы  эшләре өчен  рәхмәт белдерде һәм  алдынгыларга  дәүләт  бүләкләре  тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International