ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район   һәм шәһәр бүлекләре башлыклары  18  яңа автомобильдән   ачкычлар  алдылар.    Аларны  тапшыру  тантанасы  Игенчеләр сарае янындагы  мәйданда  узды.   Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров һәм  Татарстан  Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе  башлыгы    Радик Зыятдинов катнаштылар.

25 декабрьдә  Казан  Ратушасында  «2019 елда  Татарстан  Республикасының иң яхшы  товарлары  һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләү  тантанасы   узды.  Чарада  Татарстан  Республикасы Премьер-министры урынбасары    Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары     Наил  Залаков катнашты. 


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

25 декабрьдә Казан  дәүләт  аграр    университетында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров, Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре, Агрохимия  хезмәтләре, Дәүләт сорт комиссияләре башлыклары  һәм белгечләре, инвесторлар  һәм  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре    катнашында  республика  агрономнары  өчен  киңәшмә  узды.  

Бу атнада  Олы  Кайбыч авылында  Кайбыч  районы  авыл  хуҗалыгы алдынгылары  Слеты узды.   Анда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов, муниципаль район  башлыгы    Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" холдинг  компаниясе” АҖенең АПК буенча  Департаменты  директоры    Эдуард Хөсәенов,  шулай  ук  130дан  артык  хезмәт алдынгылары   - терлекчеләр, игенчеләр, хезмәт  ветераннары  катнашты.    

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы  хезмәткәре - 2019» республика конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләү  тантанасы  узды.    

Яңа  ел алдыннан  Арча районында  аграр  тармак алдынгыларын котлауга  багышланган  «Арча батырларын данлый» чарасы  узды, фойеда  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре, КФХлар һәм кооперативлар продукциясе  күргәзмәсе  оештырылган иде.   

Татарстанда  быел  авыл  хуҗалыгы  продукциясенең  тулаем  күләме, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  фаразлары  буенча,  2018 елдагыдан    3,6%ка артыграк.   Бу  хакта  24 декабрьдә республиканың   ММЧ вәкилләре  белән  очрашуда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров хәбәр итте.  


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

23 декабрьдә  Лениногорск районында  Авыл  хуҗалыгы  алдынгылары  слеты  узды, анда  2019 ел  уңышын  урып-җыюда   алдынгылар  рәтенә  чыгучыларны  бүләкләделәр,  алар  тырышлыгы  белән  районда    82 мең тонна  ашлык  суктырылган,   50 мең  тонна  шикәр  чөгендере, 3  мең  тоннадан  артык  бәрәңге    җыелган.    

23 декабрьдә Татарстанның  Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан  эшкуаралры  белән  очрашу  узды.   Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты.  

Татарстан  агросәнәгать комплексы предприятиеләре техниканы  газ-мотор ягулыгына күчерәләр.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров шимбә көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  әйтте.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International