Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлекләренә яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район   һәм шәһәр бүлекләре башлыклары  18  яңа автомобильдән   ачкычлар  алдылар.    Аларны  тапшыру  тантанасы  Игенчеләр сарае янындагы  мәйданда  узды.   Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров һәм  Татарстан  Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе  башлыгы    Радик Зыятдинов катнаштылар.

«Авыл  хуҗалыгы техникасының  төзеклеге  һәм аларны  куллану иминлеге  нәкъ менә  сездән тора, шулай  булгач,    тракторлар һәм комбайннар  руле  артында  утыручыларның  гомере  һәм сәламәтлеге дә сезгә нык  бәйле,   – диде Марат Җәббаров,  инспекторларга  мөрәҗәгать итеп. – Нәтиҗәле  эш  өчен  матди-техник базаны  ныгыту  мәсьәләләре  аеруча  мөһим.    Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәтен  кирәкле  матди-техник чаралар  белән  тәэмин  итүгә Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы Хөкүмәте тарафыннан даими  ярдәм  күрсәтелә, шул  исәптән  махсус  хезмәт  автомобильләре сатып  алу  өчен  акчалар бүлеп  бирелә.  Бу   транспорт сезгә тагын да  нәтиҗәлерәк  эшләү  өчен  хезмәт итсен».

Татарстан  Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе  башлыгы    Радик Зыятдинов  республика һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  җитәкчелегенә  даими  ярдәм  күрсәтүләре  өчен  рәхмәт  белдерде.    «Безнең бурыч  – күзәтчелекнең  нәтиҗәлелеген  арттыру,   тагын  да  җитезрәк һәм оешканрак эшләү», – диде ул.

Татарстан  Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район   һәм шәһәр бүлекләренә барысы  18   Lada Largus хезмәт  автомобиле тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International