Район хәбәрләре: «Арча батырларын данлый»

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Яңа  ел алдыннан  Арча районында  аграр  тармак алдынгыларын котлауга  багышланган  «Арча батырларын данлый» чарасы  узды, фойеда  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре, КФХлар һәм кооперативлар продукциясе  күргәзмәсе  оештырылган иде.   

Игенчеләрне, терлекчеләрне, белгечләрне, фермерларны, район һәм республика  иминлеге  өчен  башка  барлык  эшләүчеләрне район башлыгы       Илшат Нуриев котлады. Шулай  ук  котлау  сүзләре  белән  Россия  Федерациясе  Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы  рәисе      Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Ришат Хәбипов һәм Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы     Ренат Гатиятов чыгыш  ясадылар. 

Сәхнәгә беренчеләр  булып    29 игенче – «Иң яхшы комбайнчы - 2019».  Республика  конкурсында  җиңүчеләр  чыкты.  Алар  артыннан   20 комбайнчы –  район  конкурсында  җиңүчеләр чыкты.  Бөртекле  һәм  кузаклы  культуралардан  югары  уңыш  алуга  ирешкән      «Курса МТС» ҖЧҖ,  «Ак Барс» агрокомплексы” ҖЧҖ,   «Кырлай» АФ” ҖЧҖ хуҗалыкларының  җитәкчеләре  дипломнар һәм акчалата  премияләр  белән  бүләкләнделәр.  Машина  белән  сыер саву операторлары, эре  мөгезле  терлекләр симертү, ясалма орлыкландыру буенча  белгечләр, терлекчелек  фермалары  мөдирләре  дә  олы  рәхмәт   сүзләре  ишеттеләр.     

Район башлыгы   Илшат Нуриев механизаторларга,  машина  йөртүчеләргә һәм авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре белгечләренә фидакарь һәм намуслы  хезмәтләре, үсешкә  омтылулары һәм  районда  тармак  эшенә  керткән  зур  өлешләре  өчен үзенең  тирән  рәхмәтен  белдерде. 

Авыл  хуҗалыгының һәм  эшкәртү сәнәгатенең  иң  яхшы  хезмәткәрләре  Мактау  грамоталары  һәм  акчалата  премияләр  белән  бүләкләнделәр.    Бәйрәм  барышында  авыл  хуҗалыгы  хезмәткәрләрен  Татарстан  Республикасының Татар  дәүләт фольклор музыка аксамбле  үзенең  матур  чыгышлары  белән  сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International