Татарстанда быел авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фаразлары буенча, 2018 елдагыдан 3,6%ка артыграк. Бу хакта 24 декабрьдә республиканың ММЧ вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
«Авыл хуҗалыгы – республика икътисадының төп тармагы, ул тулаем төбәк продуктының 14%ын диярлек тәшкил итә. Татарстан авыл хуҗалыгының тулаем продукциясен җитештерү быел 3,6%ка артыграк була дип көтелә», – дип ассызыклады министр. Министрлык бәяләве буенча, республикада 2019 елда АПК продукциясе 242 млрд. сумлык җитештереләчәк, бу 2018 елгы күрсәткечкә карата 103,6% тәшкил итә.
Марат Җәббаров билгеләп үтүенчә, авыл хезмәтчәннәренең һәркөнне алмый-талмый эшләүләре нәтиҗәсендә республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең үсеше тотрыклы тора, татарстанлылар җирле җитештерелә торган төп продуктлар белән тулысынча тәэмин ителә. Быел 4,45 млн тонна ашлык җыелды, , 2,8 млн тонна - шикәр чөгендере, 1,2 млн тонна - бәрәңге, 330 мең тоннадан артык яшелчә җыелды. Республика берничә ел инде рәттән Россиядә сөт җитештерү буенча алдынгы булып тора. Быел 1,9 млн тоннага якын сөт җитештерелгән.
Журналистларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүе буенча, Татарстан АПКсының 2019 елгы эшенә төп йомгаклар ведомствоның коллегия утырышында ясалачак, аны 2020 елның 12 февралендә «Казан Экспо» күргәзмә комплексынды үткәрү планлаштырыла.
Очрашу барышында Марат Җәббаров аграр тармактагы мәгълүмати эшкә йомгаклар ясады һәм авыл хуҗалыгы тематикасын актив яктыртучы ММЧ вәкилләрен бүләкләде. Районнарда агросәнәгать комплексы үсешен яктыртуны сыйфатлы башкарган һәм авыл хезмәтчәннәренә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында халыкка мәгълүмат бирүдә актив эшләгән өчен беренче мәртәбә Балтач, Буа һәм Минзәлә районнарының Башкарма комитетлары, Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы тематикасын яктыртудагы креатив алым өчен шулай ук беренче татар блогеры – Галиәхмәтов Ринат махсус бүләк белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы җыелучыларга уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте һәм бу игелекле эшнең киләчәктә дә дәвам итәсенә һәм тагын да нәтиҗәлерәк буласына ышаныч белдерде, шулай ук, якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, 2020 елда яңа иҗади уңышлар һәм бәхет теләде.