25 декабрьдә Казан Ратушасында «2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Искәртеп узабыз, “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” конкурсы «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы кысаларында югары сыйфатлы товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне ачыклау, сыйфатлы продукция җитештерүче Татарстан җитештерүчеләренең югары абруен булдыру, төрле милек рәвешләрендәге предприятиеләр (шул исәптән кече һәм урта бизнесныкылар) чыгара торган товарларның һәм күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм конкуренциягә сәләтен арттыру эшчәнлеген кызыксындыру максатларында уздырыла. Конкурска тәкъдим ителгән продукцияне һәм хезмәтләрне бәяләү максатында 8 эксперт комиссиясе төзелде, алар составына республиканың 11 министрлыгыннан, кызыксынучы ведомстволарыннан һәм оешмаларыннан 30дан артык белгеч һәм эксперт керде.
Конкурска 320 предприятиедән һәм оешмадан 453 товар һәм хезмәтләр тәкъдим ителде, бу узган елга караганда 10%ка күбрәк. Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре конкурска түбәндәге продукция төрләрен чыгардылар: сөт продукциясе (сөт, май, сыр, эремчек, ряженка), икмәк әйберләре (бодай оныннан чүпрәле сохарилар, ванильле сохарилар, «Сдобные» клиндере, “Рижский подовый” ипие, "Семейный" ипие), чөгендердән кристаллы ак шикәр, парландырылган "Ядрица" карабодай ярмасы, тиз пешә торган сортлар.
Быел Татарстан предприятиеләре “Азык-төлек товарлары” номинациясендә бүләкләнделәр, болар: «Татспиртпром» АҖенең «Казан ликер-аракы заводы» филиалы, «Татспиртпром» АҖенең «Белый Кремль» сыра заводы» филиалы, «Татспиртпром» АҖенең «Усады ликер-аракы заводы» филиалы, «Арча» ҖЧҖ, шәхси эшкуар Юнысов Рамазан Касыймхан улы, «Нурлат шикәре» ЯАҖ, «Бөгелмәнең 1 нче икмәк продуктлары комбинаты» ЯАҖ, «Молоко» ҖЧҖ һәм «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ.
Мәсәлән, «Арча» ҖЧҖ конкурска тәкъдим ителгән «Крестьянское» мае һәм майсызландырылган коры сөт өчен бүләкләнде. Предприятие чыгарыла торган продукциянең сыйфатына зур игътибар бирә, мондый караш продукциянең тәмен һәм иминлеген гарантияли. Комбинат тарафыннан чыгарыла торган продукция берничә мәртәбә төрле конкурслар һәм күргәзмәләр бүләкләренә ия булды.