Марат Җәббаров Сәүдә-сәнәгать палатасында очрашуда АПК өлкәсендәге дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

23 декабрьдә Татарстанның  Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан  эшкуаралры  белән  очрашу  узды.   Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты.   

Шуны  әйтергә кирәк,  Сәүдә-сәнәгать палатасы кече, урта һәм эре  бизнес вәкилләрен  берләштерүче, дәүләтнеке булмаган, коммерциягә карамаган оешма ул.  Хәзер  Палатада  барлык  рәвешләрендәге  2214 предприятие бар,  шулардан  213е   2019 елда  керде.   Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасына  ышаныч арта  бара һәм аңа  кергән бизнесменнар  саны  да  арта.  

Марат Җәббаров эшкуарларга  АПК тармагындагы  дәүләт ярдәме  чаралары  турында  сөйләде.    «Кече хуҗалыкларның  тотрыклы  үсешен  булдыруга     дәүләт ярдәме  аркасында ирешелде, ул – ел  саен  2 млрд сумнан  артык, ә  быел  грант ярдәмен көчәйтү (1,3 млрд.сум) һәм илкүләм  проектны  гамәлгә ашыру  нәтиҗәсендә  бу  сумманы    2,5 млрд сумга  җиткерү  планлаштырыла. Яңа  эш башлаучы  фермерларга, гаилә  фермаларын  үстерүгә  ярдәм  программалары  буенча  8 ел  эчендә   1126 КФХ   2,7 млрд сум  күләмендә  ярдәм  алды. 

Без  2024 елгв  кадәр «Фермерларга  ярдәм итү һәм  авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерү системасын  булдыру» илкүләм  проектын  гамәлгә ашыруда  катнашабыз.   Татарстан 2019 елда  әлеге  проектны  гамәлгә ашыруга  Россия  Федерациясендә иң  зур  сумманы алды,  ул   418,8 млн сум  тәшкил  итә», - диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы.

Быел КФХларга  ярдәм  итүнең  3 программасы (“Яңа  эш башлаучы фермер”, “Гаилә   фермаларын  үстерү”, “Агростартап”)  буенча  гына  да  2019 елда  бизнес   үстерүгә    238 фермер  грантлар  алдылар. 

 Марат Җәббаров  кече  хуҗалыкларны һәм тулаем тармакны   үстерүдә  шул ук вакытта  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар кооперациясенең иң  мөһим резерв булуына игътибар юнәлтте.  

 «Республикада  икътисадның  бу   секторы кызу  темплар белән  үсә,    кооперативларда  эшләүчеләр саны, аларның  акчалата  табышы,  кооператив әгъзалары арта.   Мәсәлән,  соңгы   2 елда  кооперативларның  кереме икеләтә  артты, кооператив әгъзалары саны  - 5 мәртәбә. 

«Кооперативларга  һәр төрле  ярдәм  итү  дәвам  итә.  Бу  ярдәм  төрләре  федераль үзәк  катнашында да  башкарыла.    2015 елдан бирле  үсеш грантларын    43 шундый   кооператив алды,  аларның  суммасы    827  млн сум  тәшкил  итә.

2018 елдан  республика бюджетыннан  яңа  эш башлаган  кооперативларның  матди-техник базасын  үстерүгә  грантлар  бирелә, теркәлү срогы 1  елга  кадәр  (микрокооперативлар  өчен),   грант күләме    5 млн сумга  кадәр.      27 кооператив   шундый  грантларны  алдылар, аларның  гомуми  суммасы  125 млн сум  тәшкил  итә.   

 Кооперация үсеше  белән   «Фермерларга  ярдәм итү һәм  авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерү системасын  булдыру»  төбәк проекты да  тыгыз бәйләнгән. “Агростартап” программасыннан  тыш,  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына субсидияләр  бирелә,   61 заявка буенча  26 кооператив  98,8 млн сум күләмендә субсидия  алдылар.   Ихтыяҗ зур  булган  юнәлешләрдән   кооператив  әгъзаларыннан  продукция сатып  алуны,  кооперативның  үзе  өчен  техника һәм җайланмалар  сатып  алуны әйтергә  мөмкин,  болары  соңыннан   кооперативның  бүленмәс  фондына  кертеләләр», - дип  аңлатты   Марат Җәббаров һәм нотыгының  азагында  экспорт мәсьәләләренә  тукталды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International