Район хәбәрләре: Кайбыч районында авыл хуҗалыгы алдынгылары Слеты узды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бу атнада  Олы  Кайбыч авылында  Кайбыч  районы  авыл  хуҗалыгы алдынгылары  Слеты узды.   Анда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов, муниципаль район  башлыгы    Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" холдинг  компаниясе” АҖенең АПК буенча  Департаменты  директоры    Эдуард Хөсәенов,  шулай  ук  130дан  артык  хезмәт алдынгылары   - терлекчеләр, игенчеләр, хезмәт  ветераннары  катнашты.    

Сәламләү  сүзләре  белән  Кайбыч муниципаль районы  башлыгы    Альберт Рәхмәтуллин  чыгыш  ясады. «Яңа  ел  алдыннан  без күркәм гадәт  буенча  үзебезнең  районның  агросәнәгать комплексы  алдынгыларын  җыябыз.  Болар – игенчеләр,  терлекчеләр,    агрофирмалар  җитәкчеләре,  кече  һәм урта  бизнес  вәкилләре  һәм  районыбыз  иминлеге,  халык  муллыгы  өчен  көн-төн  армый-талмый  хезмәт итүче  башка бик  күпләр.    Бездә  дус, тату, хезмәт сөючән  команда  эшли.   Хөрмәтле  авыл  хезмәтчәннәре, районны  үстерүгә  керткән  өлешегез  өчен  сезгә олы  рәхмәтемне  белдерәм! Сезнең алда  баш  иям!» – диде  ул.    

“Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгының  атказанган хезмәткәре”  күкрәк  тамгасы  белән  “Дубрава”  агрофирмасы” хуҗалыгы  җитәкчесе    Александр  Тутаев бүләкләнде,  Россия  Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  Рәхмәт хаты  белән  АПК ветераны,   җитештерү-маркентинг  бүлеге  консультанты  Илһамия Нигъмәтҗанова бүләкләнде.  

Авыл  хуҗалыгы алдынгыларын  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов та  котлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International