Марат Җәббаров Республика агрономнары өчен киңәшмә уздырды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

25 декабрьдә Казан  дәүләт  аграр    университетында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров, Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре, Агрохимия  хезмәтләре, Дәүләт сорт комиссияләре башлыклары  һәм белгечләре, инвесторлар  һәм  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре    катнашында  республика  агрономнары  өчен  киңәшмә  узды.  

Кунаклар  агроэкологик  тикшеренүләр  үзәге лабораторияләре, уку-демонстрация  класслары эше һәм  агрономия   факультетының  тарихи музее  белән  таныштылар.  

Чараны  ачып,  Марат Җәббаров авыл  хуҗалыгы  тармагы  өчен  институтларның  мөһимлегенә һәм укып  чыгучылар  өчен  практик  күнекмәләрнең  әһәмиятенә  басым  ясады.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  чыгарылыш   студентларын  тармакта  кулланыла  торган  махсуслаштырылган  программалар  белән  таныштытырга  тәкъдим  итте,  мәс., АгроСемЭксперт программасы шундыйлардан. 

Шуны  әйтергә  крәк,  Татарстанда     «АгроСемЭксперт» программасы  эшләнде, ул  аграрийларга кирәкле  орлыкларны  сатып  алуда яисә  аларны  сату  буенча  үз  тәкъдимнәрен  урнаштырырга  ярдәм  итә.     Программа  шулай  ук  хуҗалыкларга орлыкларны   җентекле  анализ  ясарга,   аларның   сыйфатын  һәм күләмен   мониторингларга  ярдәм  итә.    Системада  Куллануга  кертелгән селекция  казанышларының дәүләт реестрына  кертелгән  сортларны  тиз эзләп  табу  системасы  бар.    Аграрийлар  программадан  бушлай  файдалана  алалар.  

Игенчелек  тармагының   2019 елдагы  эшенеә  йомгаклар  турында  төп нотык  белән     Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Илдус Габдрахманов чыгыш  ясады. Ул  үсемлекчелек  продукциясе буенча  кайбер  белешмәләрне атап китте:   2019 елда   4,5 млн тонна  ашлык  җыелган,     2,8 млн тонна  -  шикәр  чөгендере,     1,2 млн тонна  -  бәрәңге,   1,8 млн тонна  терлек  азыгы  әзерләнгән.    уңдырышлылык  буенча  алдынгы  районнар  арасында     Зәй, Әтнә, Минзәлә, Актаныш  һәм Балтач районнары  бар. Министр  урынбасары   артта  калган  районнарга  алда  күрсәтелгән районнарның  игенчелек  культурасын  өйрәнергә һәм  аларның  тәҗрибәсен уртаклашырга  тәкъдим   итте.    Илдус Габдрахманов  орлыклар   репродукциясенең уңдырышлылыкка йогынтысына  игътибар итәргә кушты  һәм  орлык  материалын яңарту  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы күрсәтмәсе булуын  һәм 2020  елгы  чәчүгә  орлык  материалын   вакытында  адлырга  кирәклеген     искәртте.   

Орлыкчылык мәсьәләләре  буенча  шулай  ук  Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәгенең Татарстан  Республикасы филиалы  җитәкчесе урынбасары   Рәфис Хәбибуллин чыгыш  ясады.  Ул  аграрийлар  өчен Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге сайтында    сертификацияләнгән орлыклар реестры  урнаштырылуы    турында  әйтте,  ә 2020 елның  гыйнварыннан  АгроСемЭксперт программасында  орлыкларның  грунт  контролен  узуы  турында мәгълүмат  булачагы  турында  да  хәбәр  итте.  

Орлыклар  сортларын  сынау  турында  сөйләгәндә, Дәүләт сорт комиссиясе  ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы  башлыгы     Виталий Новичков   учреждение  тарафыннан  хәзер  30  культура, 1000нән артык  сорт һәм гиридлар буенча  сынау  үткәрелүе  турында  әйтте.      «Идеаль  сорт булдырып булмый.  Һәр кырга  аерым  сорт сайларга  кирәк. Даими һәм тотрыклы  уңыш  булдыру  өчен  без  төрле  сортлардан һәм культуралардан    мозаика  булдырырга  тәкъдим  итәбез», - дип аңлатты  Виталий Новичков.

Минераль  ашламалар  куллануның  һәм туфракның  әчелеген  бетерүнең  мөһимлегенә үз чыгышында    «Татарский» ҮАС ФДБУ директоры   Әнәс Локманов игътибар итәргә тәкъдим  итте.   «Әче туфрак   – эул  безнең  төбәкнең үзенчәлеге һәм яхшы  уңыш  алуга  тәэсир  итә  итә  торган   төп  фактор.  Аларга   минераль ашламалар  тәэсир  итми.   Иң элек  аны   известьларга  кирәк.  Ә  моның  өчен  чыгымнарның   90%ы  бюджет акчаларыннан  кайтарыла», - дип,  басым ассызыклады  нотыкчы.  

Чара  азагындаа    игенчелек  тармагы  буенча  2020  елга түбәндәге бурычлар  билгеләнде:   

- үсемлекчелек  продукциясе үсешен  2019 елга  караганда  кимендә   10%ка арттырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International