Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре техниканы газ-мотор ягулыгына күчерәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте.
Республика авыл хуҗалыгына инвестицияләр турында нотык ясаганда, министр, газ-мотор ягулыгын куллану авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чыгымнарын оптимизацияләү һәм акчаларны уңышлы кертү юлларының берсе, дип билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 12 февралендәге 90 нчы номерлы карары нигезендә техниканы газ-мотор ягулыгына күчерү хакының 30%ка кадәре субсидияләнә.
«Агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә 491 автомобиль тыгызландырылган табигый газда эшли», – дип төгәлләштерде Марат Җәббаров. Шулардан 13 машина быел сатып алынган, ә 140 – шуңа көйләнгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, хәзер «Майский» теплица комбинатында 42 автомобиль газ-мотор ягулыгында эшли, “Ак Барс“ МТК ҖЧҖендә – 16, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә – 64, «Чаллы-Икмәк» АҖендә – 101, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы идарәләрендә – 81.
Мәсәлән, «Чаллы-Икмәк» компаниясе газ ягулыгын 2015 елдан куллана башлады, бүгенгә аның автопаркының яртысыннан артыгы метанда эшли. Тыгызландырылган газга көйләнгән транспорт чаралары предприятиегә быел ягулык чыгымнарын 6 млн. сумга киметергә мөмкинлек бирде, дигән нәтиҗә ясады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.