Район хәбәрләре: Лениногорск районында Авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

23 декабрьдә  Лениногорск районында  Авыл  хуҗалыгы  алдынгылары  слеты  узды, анда  2019 ел  уңышын  урып-җыюда   алдынгылар  рәтенә  чыгучыларны  бүләкләделәр,  алар  тырышлыгы  белән  районда    82 мең тонна  ашлык  суктырылган,   50 мең  тонна  шикәр  чөгендере, 3  мең  тоннадан  артык  бәрәңге    җыелган.    

Алдынгы  комбайнчылар, терлекчеләр һәм хуҗалыклар  хезмәткәрләре, шулай  ук  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны  үстерү  программасында  актив  катнашучы       фермерлар  лаеклы  бүләкләр  алу өчен  чакырылганнар  иде.    Бүләкләрне    Лениногорск муниципаль районы башлыгы   Рәгать  Хөсәенов һәм Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы   Илнур Шәмәрданов тапшырдылар. 

Бу бүләкләргә   комбайнчылар,  Республика һәм район конкурсларында  җиңүчеләр лаек булды, аларга    «Урак-2019»  вымпелы, Лениногорск  районы  башлыгыннан  мактаулы   грамоталар, акчалата  премияләр һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан  акчалата    сертификатлар  тапшырылды.   Бу  алдынгылар:  Ришат Галимов (“Хәйретдинов Нәкыйп Ләбиб улы” КФХ), Әлмир Вәлирахманов (“Спартак” агрофирмасы” ҖЧҖ), Әсхать Сәхәпов («Маркс» ҖЧҖ), Илдар Миңнегулов («Маркс» ҖЧҖ), Азат Хәбибуллин («Хәбибуллин Фәнзат Зиннәтулла  улы» КФХ), Виктор Богачев (КФХ (“Хәйретдинов Нәкыйп Ләбиб улы” КФХ).

Моннан  тыш, ел  йомгаклары  буенча  иң югары  нәтиҗәләргә ирешкән 13 авыл  хуҗалыгы  хезмәткәре  Рәхмәт хатлары һәм акчалата  премияләр  белән  бүләкләнделәр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International