Бүген Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге ПУ-1111 номерлы Указы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен кандидатлар билгеләү буенча интернет-тавыш бирү башлана.
Тукай районында «Техниканы 2021 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына республика инженерия конференциясе узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре катнашты. Чараның гамәли өлешендә министр урынбасары «Чаллы-Кировец», «Кама Механика», «РариТЭК» предприятиеләренең җитештерү мәйданчыкларын карады.
Питрәч районының «Муллагалиев А.Р.» крестьян-фермер хуҗалыгының сөтчелек фермасында голштинофриз токымлы 100 баш нәселле сыер тотыла.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары белән очрашты.
Республика АПКсының 592 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясатты.
Узган атнада авыл җирлегендә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе - механизаторга ярдәм итү максатында Удмуртиядә “Трактор биатлоны” ачык уеннары узды. Бүген уеннар республика халкы арасында гына түгел, Россиянең аграр төбәкләре арасында да популярлаша бара.
Үзенең төнге керәшен Сабантуйлары белән танылган Җөри авылы янындарак, Мамадыштан 45 км ераклыкта Каен Аланы дигән авыл бар. Анда бердәнбер торак йорт - Писцовлар йорты. Бу йортта яшәүчеләр көтмәгәндә тирә-якка танылалар. Шуны әйтергә кирәк:алар Татарстанда беренче булып органик продукция җитештерүгә туры килү-килмәү сертификаты алганнар.
Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.
Фәридә Гарифуллина рәислегендә узган Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы президиумының киңәйтелгән утырышында һөнәр берлегенең республика оешмасының 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Утырышта Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, район, башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре, Республика һөнәр берлеге оешмасының контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары катнашты.
Бүген, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан без аграр өлкәдә хатын-кызлар ничек итеп үзләренең стартапларын гамәлгә ашырулары турында сөйлисебез килә. Шундыйларның берсе – Лениногорск районыннан эшкуар Елена Лиорек, ул 2019 елда «Агростартап» дәүләт программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында җиңүче булып, 3 млн сум грант ала. Ә 2020 елда инде кулланучыларга үстерелгән 20 мең чеби сатып, үзенең бизнес-планын гамәлгә ашыра.