Ленар Гарипов:Терлекчелек тармагы хезмәткәрләренең өстенлекле максаты - 2021 ел ахырына кадәр мөгезле эре терлекләр санын тотрыклыландыруны һәм торгызуны тәэмин итү

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Алексеевск районында узган «Сыйфатлы азык һәм ныклы азык базасы – хайваннарның югары продуктивлык нигезе» зона семинар-киңәшмәсендә хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район башлыгы Сергей Демидов, шулай ук районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, фермерлар һәм башкалар катнашты.

Семинарда катнашучылар сөт җитештерү, сөт терлекчелеге культурасы, сыйфатлы азык әзерләүнең заманча технологиясе, терлекләрнең продуктивлыгына сыйфатлы азыкның йогынтысы, сарыкчылык һәм дуңгызчылык тармакларын үстерү мәсьәләләре, шулай ук кадрлар мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

“Кадрларны сыйфатлы әзерләү юнәлешендә төпле эш итәргә кирәк. Студентлар белән очрашыгыз, аларга үзегез тәкъдим итә торган хезмәт шартлары турында сөйләгез. Моның белән бүген үк шөгыльләнергә кирәк”, - диде министр урынбасары. Аннары ул агымдагы елның беренче кварталында республика терлекчелек тармаклары үсешенә анализ белән таныштырды.

“Быел авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә сыерларның баш санын арттыруны кызыксындыруга 314 млн. 562 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирелде. 25 районнан 90 хуҗалык һәр арткан 1 баш сыер өчен 51 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алды. Моннан тыш, сатып алу юлы белән сыерлар санын арттырган хуҗалыклар терлек сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга сатып алу бәясенннән 40% күләмендә, әмма 1 баш терлеккә 50 меңнән артмаган күләмдә, дәүләт ярдәме алалар. Бу хуҗалыкларга кызыксындыру субсидиясе исәбенә терлек бәясе 100%ка диярлек кайтарылган”, - диде Ленар Гарипов.

Үз чыгышында ул шулай ук, терлекчелек тармагы хезмәткәрләренең өстенлекле максатларының берсе - 2021 ел ахырына кадәр мөгезле эре терлекләр санын тотрыклыландыруны һәм торгызуны тәэмин итү, дип билгеләп үтте.

Семинарның практик өлеше "Красный Восток Агро" АҖенең "Левашово" терлекчелек комплексы базасында узды. Семинарда катнашучылар саву залында булдылар һәм ветеринария хезмәтләре күрсәткәндә аларның эшен җиңеләйтә торган терлекләрне беркетү станокларын бәяләделәр. Хуҗалык терлекчеләре күрсәтмә ветеринария-санитария чаралары үткәрделәр:тоякларны эшкәртү һәм маститны профилактикалау буенча манипуляция уздырдылар.

“Әлеге хуҗалык мисалында сез үзегез өчен нәтиҗә чыгарып, эшегездә биредә кулланыла торган алымнарны куллана аласыз”, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International