Марат Җәббаров Актаныш районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2021 елның 4 мае, сишәмбе

 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Рафаэль Фәттахов эш сәфәре белән Актаныш районында булдылар, анда алар язгы кыр эшләренең барышы һәм район кырларындагы оператив хәлләр белән таныштылар. Алар белән бергә район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев һәм башка җаваплы затлар йөрде.

Эш сәфәре истәлекле тарихи урыннар - Татарстанның беренче Президентына, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевка бюст, "Бабайда кунакта" паркы һәм Шәрип Шәймиев исемендәге музей-йорт белән танышудан башланды.

Аннары министр Нур Баян исемендәге хуҗалыкта һәм "Әнәк" агрофирмасында булды, анда предприятие җитәкчеләре белән очрашты.

Бу хуҗалыклар мисалында вице-премьер районның барлык хуҗалыклары эшчәнлегенә югары бәя бирде, аларның, төп базаны саклап, яңа технологияләр кертү эшләрен, шулай ук республика һәм федераль программаларда катнашуларын һәм тотрыклы икътисадый үсешне уңай бәяләде.

Аннары Марат Җәббаров Актаныш сөт комбинаты, Актаныш технология техникумы эшчәнлеге белән танышты, "Актаныш", "Чишмә" агрофирмалары, "Башак" һәм "Нигез" хуҗалыклары кырларында көзге культураларның сакланышын һәм язгы чәчүнең барышын тикшерде.

Ахырда Энгель Фәттахов республика җитәкчелегенә язгы кыр эшләрен оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Бүгенге көндә районда язгы чәчү барлык мәйданның 40 процентында башкарылды, гектарга 85 килограммнан артык ашлама тупланды», - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International