Хезмәт кешеләре:19 ел «Татзверопром» берләшмәсендә ветеринария табибы булып эшләгән тыл ветераны

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

“Бөек Ватан сугышы ветераннары”. Шул бер кыска гына җөмләгә нинди күп мәгънә салынган:ихтирам, мәхәббәт, кыюлык, батырлык күз алдына килә. Бу сүзләрне һәр кеше, күңел аша уздырып, үзенчә кичерәдер. Ветераннар - дәһшәтле сугышта исән калып, бөек Җиңү яулаган бөек кешеләр. Бөек Ватан сугышында катнашучылар да, тыл хезмәтчәннәре дә — алар барысы да халкыбыз өчен, аның якты киләчәге өчен күп көч куйганнар. Алар - безгә тыныч тормыш бүләк итүчеләр. Алар булмаса, бәлки, без дә булмас идек.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан без үзебезнең "Хезмәт кешеләре" рубрикасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре - Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сөйләүне дәвам итәбез. Рубриканың бүгенге герое - «Татзверопром» берләшмәсендә 19 ел баш ветеринария табибы булып эшләгән Анатолий Андреевич Драгунов.

Ул 1928 елның 1 февралендә Пенза өлкәсенең Салтыков районы Салтыково авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның балачагы сугыш елларына туры килә.

«Безнең авылыбыз зур иде, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнде, шикәр чөгендере үстерде. Авылдан 8 км ераклыкта шикәр заводы бар иде. Чөгендерне заводка кем ничек илтә ала, шулай ташый идек:җилкәләрдә дә, коляскаларда да, төрле транспортта да. Чөгендер җире авылның һәр кешесенә бүлеп бирелә иде, карау, үстерү, җыю, заводка илтеп тапшыру – барысы да синең үз өстеңдә. Шуның белән яшәдек тә инде без», - дип искә ала ул.

Хуҗалыкта сыер да булган. Әтисен армиягә алгач, ул 12 яшьлек малай, абыйсы белән урманга чыгып, сыерга печән әзерли торган булган.

"Сыер булгач, сөт тә була иде инде. Чөгендер үскәч, әни аның сабакларын, яфракларын турап, су катыштырылган сөткә салып бирә торган иде, шуны ашый идек", - дип сөйли Анатолий Андреевич.

9 нчы сыйныфка укырга бара, әмма аны тәмамламыйча, язын Кирсанов техникумына укырга керә. Бу 1946 ел була.

“9 сыйныфны тәмамламасам да, өч имтиханны тапшыра алдым һәм мине укырга алдылар. Әзерлегем яхшы иде, мәктәптә начар укымый идем. Ярты ел укыгач, мине 2 курска күчерделәр. Укып бетерергә кирәк икәнен аңлап, тырышып укыдым. Техникумны кызыл диплом белән тәмамладым һәм мине Воронеж институтына җибәрделәр. Әмма миңа Казан күбрәк ошый иде, гариза бирдем дә, мине Казанга күчерделәр”, - дип сөйли ветеран.

1953 елда Казан ветеринария институтын тәмамлап, аны Йолдыз районының Кама урман хуҗалыгына җибәрәләр. Ул анда өч ел эшли, аннан соң Казанга килә. Эшкә урнашырга тели, әмма урын таба алмый, шулай да ул югалып калмый. Чакыру буенча Воронеж өлкәсенең "Ударник" совхозына баш табиб булып китә.

“Совхоз күп тармаклы иде:анда 100 баштан артык мөгезле эре терлек, дуңгызлар да бар. Дуңгызларны махсус рацион белән ашатып, барысын да бер чама симертә идек, аннары Мәскәүгә Микоян ит комбинатына җибәрә идек. Анда аларны суеп, җәен Англиягә озаталар иде”.

Ул шунда эшләгәндә, хатынын алырга кайта. Ә аны җибәрмиләр.

«Бервакыт мине райкомга чакырып, районның бер колхозына рәисе булып китәргә тәкъдим иттеләр. Мин ризалашмадым. Мине кире җибәрделәр. Шулай итеп мин Казанга кайттым. Шунда төпләнеп калдым. Җәнлек үрчетү хуҗалыгында 19 ел баш ветеринария табибы булып эшләдем”, - ди ул.

Хезмәт юлы дәвамында ул Республика ветеринария станциясе һәм Киров район станциясе бҗашлыгы була. Ул аны Казанга кайтарган язмышына рәхмәтле. Фәнне дә ныклап өйрәнә, аннан үзенең эше өчен файдалы күп нәрсә алган, "Җәнлек үрчетүдә дарулар куллану" дигән брошюраны язган һәм шигырьләр авторы да ул.

Анатолий Драгунов Россия Федерациясенең атказанган җәнлек үрчетү хезмәткәре һәм Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Терлекчелекне үстерүдә һәм җәнлекләр үрчетүдә ирешкән уңышлары өчен СССР ВДНХның 6 медале белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International