Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Исхаков сугыш еллары турындагы хәтирәләре белән бүлеште

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан без "Хезмәт кешеләре" рубрикасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре - Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сөйли башлыйбыз. Шундыйларның берсе - Мөхәммәт Зарип улы Исхаков.

Ул 1921 елның 3 маенда Башкорт АССРның Чакмагыш районы Сырыш авылында туа. Сугыш башланганда Мөхәммәт Исхаков совхозда агроном булып эшли. Авылдан ир-атларның барысын да диярлек фронтка алалар. Ул да читтә калырга теләми.

Аны төньяк-көнбатыш фронтка җибәрәләр, башта Уфага китә, анда ант кабул итә, аннары 370 нче укчылар дивизиясенә солдат итеп алына һәм фронтка күчерелә.

«Бәрелешләнең төрлесе булды, әмма иң беренчесе һәм иң куркынычы аеруча истә калды. 43 елның маенда немец белән кул сугышында яраландым. Ул гранатаны туп-туры кулыма ташлады, әмма мин югалып калмадым, аны мөмкин кадәр үземнән ераграк ташладым. Бик зур шартлау булды. Мин башта  яралануымны аңладым әле. Медсанчастьта ике атна яттым һәм кабат фронтка киттем, - дип искә ала ветеран.

Икенче яралану инде җитдирәк булды. Бу 28 октябрьдә булды. Мөхәммәт Зарип улының үпкәсе нык яралана, Түбән Тагилга җибәрәләр, февраль аена кадәр шунда ята.

“Фронтка китәргә бик теләдем, үземне яхшы хис итәм кебек иде һәм сугышка ашкындым, әмма табиблар, мине өйгә җибәрәбез, дигән борчулы хәбәр әйттеләр. Минем моның белән килешәсем килмәде. Үз полкына килеп, атларны тапшырдым. Китәргә вакыт җитте. Язмыш үзе миңа елмая кебек иде. Үзем дә уйламыйча, поездга соңга калдым... югалып калдым һәм, кая барырга белмичә, иптәшләрем янына кайттым. Полкташлар атларны йөрергә чыгарырга тәкъдим иттеләр, мин моны язмыш бүләге дип аңладым, моннан ничек тә файдаланырга кирәк иде. Икенче көнне тикшерү булды, мине күреп алдылар. Бу подполковникка бер дә ошамады, ә дуслар мине яклап, ул яхшы минометчы һәм Ватанга хезмәт итәргә теләге бик зур, диделәр. Мин аның реакциясеннән курыктым. Бәхеткә, ул миңа алга таба хезмәт итәргә рөхсәт итте”, - дип сөйләде ул.

Башта аның полкы Чернигов шәһәрен азат иткән, шуннан соң алар Жуков белән очрашалар. Украинаны, Белоруссияне азат итәләр һәм Варшавага кадәр барып җитәләр.

“Дошманның җиңелүен тою без рухландырды, безнең ачлык та, салкын сазлыклар буенча йөрү дә онытылды. Ашамыйча-эчмичә, 17 көн сазлыкларда йөрдек. Атлар түзмәде, һәлак булдылар. Үлем безнең эзгә басып килгән кебек авыр минутларда без җырлар җырлый идек. Безнең җанны җылыта торган, күңелләрдә өмет чаткылары уята торган үз җырыбыз бар иде. Ул безнең корал иде, хәтта чын угышчы иде“:«Бомба нас страшится, мина не берет, это наша конница гвардейская идет», - дип, искә төшерде Мөхәммәт Зарип улы ул җырны.

Гыйнвар аенда алар Семен Михайлович Буденный белән очрашканнар. Сүз аларга Берлинны штурмлау бәхете эләгүе турында барган. Бөтен полк бирелгән ышаныч өчен шатлык һәм горурлык хисләре кичергән, шул ук вакытта курку да булган, әлбәттә.

«Әйе, куркыныч булды, әмма монда оялыр урын юк. Сугыш - ул сугыш. Бик җитди эш. Мин немецларны дошман дип санамавым белән горурланам. Германиянең тыныч халкын күзәттем, терлекчелек һәм игенчелек мәсьәләләрендә аларның тәҗрибәсен өйрәндем. Польша-Германия чиген узар вакыт җитте. Барлык торак пунктлар бушап калган диярлек иде, өлкән яшьтәге хатын-кызлар һәм балалар гына. Мин аларның хуҗалык алып баруларын күзәттем, аларның оешкан төстә эшләүләренә һәм хезмәт сөючәнлегенә сокландым. Берлинны менә шундый итеп истә калдырдым”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International