Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм, шушы елларда илебезне азык-төлек белән тәэмин итеп, тылда эшләүчеләргә зур хөрмәт белән карый. Бүген без Бөек Ватан сугышы елларындагы ТАССР авыл хуҗалыгына багышланган язмалар сериясен ачабыз, анда татарстанлыларның ничек икмәк үстерүләрен, ә хатын-кызларның аграр секторда төп көчкә әверелүләрен, социалистик ярышлар, хезмәт көннәре һәм кырларда эшләгән балалар турында һәм, әлбәттә инде, каһарманлык күрсәтүчеләрне онытмыйча, алар турындагы хатирәләр буыннан-буынга тапшырыла торган кешеләр турында сөйләячәкбез.
Сугыш башлану белән Татарстанның, илнең башка тыл төбәкләре кебек үк, армияне һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә әһәмияте шактый арткан. Бу объектив сәбәпләр аркасында килеп чыккан:СССР сугышның беренче айларында ук илнең көнбатышындагы иң мөһим авыл хуҗалыгы районнарыннан вакытлыча мәхрүм кала:барлык чәчү мәйданнарының 47%ы һәм терлекләрнең 50%ы туры килгән территорияләрне дошман яулап алган. Әмма, чыганаклар күрсәткәнчә, ТАССРда аграр җитештерү зур кыенлыклар кичерә. Тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары белән тәэмин итү туктатылган. Хуҗалыкларда булган тракторларның һәм автомобильләрнең күпчелеген (80%ка кадәр) МТС һәм колхозлар армия ихтыяҗлары өчен тапшырганнар. Ягулык проблемасы кискен була. Авыл хуҗалыгы машиналарын атларга алыштырырга тырышу да барып чыкмый. Сугышның беренче елында ук республика атларының гомуми санының 10%ы фронтка озатылган, ә калганнарының 10-20%ы дәүләт эшләрен башкару өчен алынган.
Техниканың, атларның, энергия ресурсларының кискен кимүе нәтиҗәсендә кул хезмәте төп көчкә ия булып кала. Аграр секторда кадрлар мәсьәләсен хәл итү тагын да катлаулырак була. Белгечләр бәяләвенчә, безнең төбәктә сугыш елларында эшкә яраклы халык саны өчтән бер өлешкә кимегән. Авыл хуҗалыгы җитештерү көченең эшкә яраклы төп өлеше – ирләр барысы да диярлек сугышка мобилизацияләнгән. Шуны да әйтергә кирәк, булган авыл халкының көче дә аграр өлкәдә тулысынча файдаланылмаган, чөнки нәкъ менә авыл халкы республика предприятиеләре өчен эшче көчләрне тулыландыруның төп чыганагы булып хезмәт иткән һәм разнарядка буенча мобилизацияләнгән.
Сугыш елларында аграр секторда хатын-кызлар төп эшче көч булып калган. Татарстан колхозларында барлык хезмәт көннәренең гомуми саныннан 70-75%ка кадәр алар эшкәрткәннәр, алар ук совхозларның даими эшчеләренең 75%ын тәшкил иткәннәр.
Укучылар да өлкәннәрдән калышмаган. Балалар хезмәте аеруча утауда, печән чабуда, иген суктыруда, урып-җыю һ.б.ларда киң кулланылган. Авыл мәктәпләрендә укулар тиешеннән соңрак башлана торган булган.
1942 елның 13 апрелендә ВКП(б) һәм СССР Халык Комиссарлары Советы гадәттән тыш карар кабул итәләр, ул авыл халкы өчен эш көннәренең мәҗбүри минимумын арттыруны күздә тота:өлкән халык өчен ул елга 100 -150 көн була, 12 - 16 яшьлек яшүсмерләр өчен – 50 көннән дә ким булмаган. Бу минимумны нигезле сәбәпләрсез үтәмәгән очракта, колхозчылар суд җаваплылыгына тартылырга мөмкин булган. Моннан тыш, аларны колхоздан чыккан дип санаганнар һәм йорт яны кишәрлегеннән мәхрүм иткәннәр. Сугыш чорында крестьяннарга азык-төлек бирү нормалары да (шәһәрлеләрдән аермалы буларак, колхозчылар карточкалар белән тәэмин ителмәгән) эш көннәре санына бәйле була. Колхозлар үз эшчеләренә азык-төлек бирүне мәҗбүри рәвештә дәүләткә авыл хуҗалыгы продукциясен тапшыру нормасын үтәгәннән соң гына башкарганнар.
Партия һәм хөкүмәт бурычларын үтәр өчен авыл халкы бар көчләрен куялар. Ул еллар шаһитлары сөйләвенчә, авыр эштән соң аларның өйләренә кайтып җитәрлек тә хәлләре калмый торган булган. Шулай булса да, колхозчыларның икешәр-өчәр норма бирүгә карамастан, Татарстанның авыл хуҗалыгындагы хәле авыр булып кала. Аграр җитештерү торышының объектив картинасын З.И.Гыйльманов үз хезмәтләрендә чагылдыра. Анализланган белешмәләрдән күренгәнчә, сугыш чорында республикада чәчү мәйданнары 3199 меңнән 2130 мең гектарга кадәр, ягъни өчтән бер өлешкә диярлек кимегән. Төп бөртекле культура - бодай мәйданы – 2 тапкыр, азык культуралары 2,5 тапкыр кимегән. Бәрәңге һәм яшелчә культуралары мәйданы гына беркадәр артыграк була. Моннан тыш, республикада яңа авыл хуҗалыгы культурасы – шикәр чөгендере барлыкка килә. Эшләрне тракторларда башкару шактый кими, бу, үз чиратында, төп аграр эшләрне механикалаштыру дәрәҗәсендә дә чагылыш таба. Сугыш елларында шулай ук агротехника дәрәҗәсе дә кими:минераль ашламалар белән тәэмин итү туктатылган диярлек. Шуның нәтиҗәсендә гектардан уңдырышлылык яртылаш кими, ә 1942-1945 елларда бөртеклеләрдән еллык җыем 2,5 тапкырга кимегән.
Шул ук вакытта республиканың аграр секторы, сугышның дүрт елында 131 млн.пот икмәк, 39 млн. пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 млн. пот ит, 200 млн. литр сөт, дистәләгән мең пот май, сала, бал, печән һәм башка продукция җитештереп, дәүләткә биргән. Бу Җиңүгә саллы өлеш кертү булган. Авыл хезмәтчәннәре, үзләрен иң кирәкле нәрсәләрдән мәхрүм итеп, алынган продукциянең күпчелек өлешен дәүләткә биргән.