Марат Җәббаров Минзәлә районында агросәнәгать секторының үсеше белән танышты

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Рафаэль Фәттахов эш сәфәре белән Минзәлә районында булдылар, анда район кырларында язгы кыр эшләренең барышы белән таныштылар һәм "Минзәлә" ОСП һәм "Камский бекон" ҖЧҖ сөтчелек комплекслары төзелешен бәяләделәр. Алар белән бергә район башлыгы Айдар Сәлахов йөрде.

Район белән танышу "Заиковский" хуҗалыгынннан башланды. Биредә министр эретмә җайланмасын, шулай ук хуҗалыкның технопаркын һәм ындыр табакларын карады.

Аннары Марат Җәббаров хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр, фермерлар һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

“Узган ел район игенчеләре яхшы сыйфатлы орлыклар чәчтеләр. Министрлык тарафыннан тәкъдим ителгән тукландыру технологияләрен кулланып, без гектардан 60 центнердан артык уңыш алдык. Тулаем җыем 197 мең тоннадан артып китте. Агымдагы елда игенчеләр тулаем җыемны 215 мең тоннага җиткерү бурычын куйды”, - диде район башлыгы.

Аннары вице-премьер "Август" компаниясенең "Калморза", "Минзәлә" авыл хуҗалыгы предприятиесе, "Агрокөч" агрохолдингы хуҗалыкларында һәм "Нәсимә Дәүләтова" КФХсында язгы чәчү һәм үсемлекләрне тукландыру технологиясен бәяләде.

“Район кырларында көзге культуралар яхшы тишелеп чыккан, ә вакытында һәм ноутил технологиясе буенча чәчелгән борчак шактый үскән дә инде. Безнең төп максат - югары уңыш алу һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисадын күтәрү. Районда югары уңыш алу өчен яхшы нигез салынган” - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Министр чәчү барышында һәм чәчүлекләрне тукландыру вакытында агрохолдинглар һәм район хуҗалыклары тарафыннан кыю рәвештә яңа технологияләр кертүне хуплады.

Аннары "Август-Агро" компаниясе генераль директоры Айдар Галәветдинов аны "Минзәлә" авыл хуҗалыгы предприятиесендә төзелеш эшләренең барышы белән таныштырды.

Сөтчелек комплексында 2400 баш савым сыеры булачак. Беренче чиратны тапшыру 2021 елның дүртенче кварталына билгеләнгән. Комплекс тулы куәткә чыккач биредә көнгә 160 тонна сөт җитештереләчәк.

«Бүгенге көндә 3 мең тоннага исәпләнгән силос һәм сенаж траншеялары төзү эшләре 80%ка башкарылган. Яңа сезонга печән өчен склад төзи башладык. Коры азык складына һәм сыер абзарына нигез салынды. Территория махсус челтәр белән әйләндереп алынды. Төзелеш эшләренә 30 эшче һәм 11 инженер-техник хезмәткәр җәлеп ителде", - дип билгеләп үтте ул.

Эш сәфәре ахырында Марат Җәббаров "Камский бекон" ҖЧҖенең сөтчелек комплексы төзелеше проекты белән танышты.

Комплексның беренче чираты агымдагы ел ахырына тапшырылачак. Икенчесе - 2023 елда.

“Бүгенге көндә комплекс төзелешендә 15 йөк автомобиле, 6 экскаватор һәм 2 бульдозер эшли. Комплекста эш 2 сменада алып барылачак – 400әр эшче эшләячәк. Фермада немец җайланмалары урнаштырылачак. Савым сыерларын 15 ноябрьгә кайтарылачак. Комплекс тулысынча төзелеп беткәч, көнгә 160 тонна сөт җитештерү планлаштырыла”, - диде "Камский бекон " ҖЧҖ генераль директоры Равил Сафиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International