Кайбыч районында авыл хуҗалыгына зур игътибар бирәләр

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кайбыч муниципаль районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде. Визит кысаларында алар аграрийлар белән чәчү кампаниясе темплары турында фикер алыштылар һәм дәүләт программаларының гамәлгә ашырылуы белән таныштылар.

АПК вәкилләре белән очрашу Олы Подберезье авылы янындагы кырда узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде. Чәчүлек мәйданнары структурасында бөртекле культуралар 32 мең га мәйданны били, шуның 20,7 мең гектары - сабан культуралары, гомумән алганда, чәчү 30%ка үтәлгән.

Бүген кыр эшләренә меңнән артык кеше һәм 100дән артык техника җәлеп ителгән. Район башлыгы чәчү эшләрен 12 майга тәмамлау планлаштырылуын билгеләп үтте. “Кирәкле техника бар. 7 мең тоннадан артык орлык әзерләнде, шуның 90%ы - репродукцияле орлыклар. Быел хуҗалыкларда бер гектарга 52 кг минераль ашлама тупланды, бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да дизель ягулыгы белән тәэмин ителгән”, - дип хәбәр итте Альберт Рәхмәтуллин.

Марат Җәббаров, районга терлекчелек өлкәсендә дә күтәрелергә кирәк, дип билгеләп үтте:узган ел белән чагыштырганда терлекләрнең баш саны бераз кимегән.

Рөстәм Миңнеханов терлекчелек фермаларын активрак үстерергә, грантлар һәм авыл кешеләренә ярдәм итүнең башка рәвешләрен кулланырга өндәде. «Авыл хуҗалыгы - ул эш урыннары. Терлекләр санын арттырырга, сөт терлекчелеген үстерергә кирәк. Авылда сөт - ул төп керем чыганагы», - дип өстәде Татарстан Республикасы Президенты.

Гомумән, Рөстәм Миңнеханов Кайбыч районында авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелүен билгеләп үтте:«Без хәзер карап чыктык:барлык кырлар да эшкәртелгән, һәркайда эш оештырылган».

Ул шулай ук коронавируска каршы профилактика чаралары турында да искә төшерде һәм вакцинациянең иң нәтиҗәле чара булуын ассызыклады. “Бүген республикада прививкалар җитәрлек, һәр районда вакцинацияләүнең берничә пункты оештырылган”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Олы Подберезье авылында булды, анда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды, шулай ук җирле меценатлар ярдәме белән төзелгән агач гыйбадәтханәне карады. Дини объектны совет елларында ук җимерелгән таш гыйбадәтханә урынында изге Сергий Радонежский хөрмәтенә торгызганнар.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов җир тариыхына һәм авыл тормышына багышланган музей комплексында булды. Музей шәхси акчага оештырылган. 22 мең кв. м. территориядә 2 җил тегермәне, су тегермәне, борынгы амбарлар һәм рус крестьян йорты урнашкан. Экспозициядә төрле авыл хуҗалыгы машиналары (ДТ-54 тракторы, җитен җыю комбайны), авыл хуҗалыгы хезмәт кораллары (сабан, печән җыю тырмалары, бәрәңге чыгару җайланмасы, сука), XIX һәм XX гасырлардагы ат арбалары һәм төрле чаналар куелган. Рөстәм Миңнеханов яңа музей комплексын югары бәяләде һәм бирегә туристларны активрак җәлеп итәргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International