Татарстан хатын-кызларының һәм балаларының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше

2021 елның 8 мае, шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөек Ватан сугышы елларындагы ТАССР авыл хуҗалыгына багышланган язмалар сериясен дәвам итә. Сугыш елларында аграр секторда хатын-кызлар төп көчкә әверелә. Татарстан колхозларында алар гомуми хезмәт көннәренең 70–75%ын тәшкил итәләр, алар ук совхозларда даими эшләүчеләрнең 75%ын тәшкил итәләр.

Мәктәп балалары да олылардан калышмый. Алар утауда, печән чабуда, ашлык суктыруда, уңыш җыюда шактый зур ярдәм күрсәтәләр. Авыл мәктәпләрендә уку елы да вакытыннан соңрак башланган.

Татарстанның Теньки районыннан (хәерге Югары Ослан районы) Әминә Юнысова болай дип искә төшерә:«Сугыш башланганда 12 яшь иде, шул яшьтән без өчәр ай колхозда эшли башладык. Балалар булуга да карамастан, безне иртәнге сәгать 3-4тә уяталар иде. Йокыдан уяну җиңел булмый иде. Йокылы-уяулы өйдән чыгып китә торган идек. Ни кушсалар, шуны эшләдек. Печәндә эшләгән вакытлар әле дә истә:малайлар печән чаба, төшкә кадәр печәнне киптереп өлгерү өчен башта без зур печән өемнәрен тарата идек, аннары әйләндерәбез, ә кичкә кабаттан өемнәргә өя идек. Көне буена шулкадәр арыйсың, кич белән өйгә көчкә аякларны өстерәп кайтып җитә идек».

Татарстанның авыл хуҗалыгында механизаторлар кадрлары белән хәлләр бик авыр булды. Эшкә яраклы ир-атларны фронтка озатып бетергәннән соң авылда техника белән эш итәрлек кеше калмады диярлек. Мондый авыр шартларда аграр секторга сугыш чорына кадәр мезанизатор белгечлеге алган хатын-кызлар ярдәмгә килде. Әмма андыйлар исәбенә генә механизаторлар кытлыгын бетереп булмый иде. Шуңа бәйле рәвештә ВКП(б)ның өлкә комитеты кыска сроклы механизаторлар курсларын оештыру турында указ чыгарды. Сугыш чоры матбугатында мондый башлангычларга уңай мисаллар киң яктыртыла иде. Аерым алганда, республика матбугатында мондый язмалар типик күренешкә әверелә:«Арча районының Сталин ис. колхозыннан ахирәтләр – стахановчылар М.Кәримуллина, М.Шәрәфеева һәм М.Әсәдуллина Арча МТСы каршындагы курсларда укыйлар һәм гайрәтле корыч атларны җигәрләргә өйрәнәләр». Сугыш елларында Татарстан АССРда тракторчылар составында хатын-кызлар саны 21%тан 73%ка җитте, комбайнчылар арасында – 26%тан 79%ка кадәр.

Республика авыл хуҗалыгында тагын бер кискен проблемаларның берсе - җитәкче кадрларның җитешмәве. 1941 елда Татарстан колхозларыннан 3884 рәистән фронтка 2586 кеше алына. Бу эшне 1941 елның көзендә ВКП(б) ҮКының махсус карары белән авылда төзелгән политбүлекләр үз контроленә алалар. 1942 ел буена колхоз рәисләре вазыйфаларына 2760 кеше тәкъдим ителә, шул исәптән җитәкче урыннарга хатын-кызлар актив тәкъдим ителәләр. Сугыш чорында колхоз рәисләре арасында аларның саны 19дан 320гә арта, кырчылык бригадалары бригадирлары арасында – 150дән 6327кә, терлекчелек фермалары мөдирләре арасында 747дән 2575кә кадәр арта.

Татарстан авыл хатын-кызларының һәм балаларының хезмәте гаять авыр була, әмма шул ук вакытта бик мөһим һәм кирәкле була. Армияне һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итү тулысы белән диярлек нәфис хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Шулай итеп, республика кырларындагы үзләренең фидакарь хезмәте белән алар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш кертәләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International