Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Апаска килүгә Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, районның үсеше һәм язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алыштылар. Шунда ук районның инвестицион проектлары презентациясе булды.
Чәчү эшләре барышы турында Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов сөйләде.
Районда 11 мең гектардан артык мәйданда язгы кыр эшләре башкарылган (бу барлык чәчүлекләрнең 41%ы). Көз көне көзге культуралар 12,3 мең га мәйданда чәчелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 1400 га күбрәк. 2020 елда районда 103 мең тонна ашлык җыеп алынган, быел бөртекле ашлык мәйданы күбрәк, уңыш та яхшы булыр дип көтелә. Алга таба да (2022 елда) бөртекле культуралар мәйданын арттыру планлаштырыла. Район кырларында 49 чәчү комплексы эшли. Һава торышы яхшы торса, 7-8 көн эчендә чәчү эшләрен төгәлләү планлаштырыла.
2020 елда районда авыл хуҗалыгы техникасы 205 млн. сумлык яңартылган (инвестор-компанияләр һәм хуҗалыкларның үз акчалары исәбенә). Агымдагы елда дүрт ай ярым эчендә 195 млн. сумлык яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган (тулаем районда авыл хуҗалыгы техникасы 400 млн. сумнан артыкка яңартылырга тиеш). Агымдагы елда районда минераль ашламалар кертүне гектарга 60 килограммга кадәр җиткерделәр, бу алдагы еллар белән чагыштырганда 7 кг.- га күбрәк.
2020 елда район буенча уртача уңдырышлылык 32 ц/га тәшкил иткән, 2021 елда уңыш гектардан 35 центнердан ким булмас дип көтелә.
Апас муниципаль районы башлыгы шулай ук райондагы социаль-икътисадый вәзгыять турында да сөйләде.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, Апас районында терлекчелек тармагында терлекләр саны узган ел дәрәҗәсендә сакланган, терлекләрнең продуктивлыгы буенча уңай динамика күзәтелә. Шулай ук яңа терлекчелек фермалары төзү, авылга ярдәм итү буенча грант программаларында катнашу буенча уңай мисаллар бар. Район шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өлешендә дә яхшы эшли.
Апас муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, вакцина дозасы республикага җитәрлек күләмдә кайтарыла. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов Апас районы үсешен уңай бәяләде һәм авыл халкына эшләрендә уңышлар теләде.
Татарстан Президенты һәм аның белән бергә йөрүче затлар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Сугыш елларында һәлак булганнарга һәйкәл Дәүләки авылында 2005 елда төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук капиталь ремонттан соң ачылган авыл мәдәният йортын карады. Әлеге объектны капиталь ремонтлау республика акчалары исәбенә башкарылган. Түбә, фасадлар, инженерлык челтәрләре ремонтланган, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган, бина тирәсендәге территория төзекләндерелгән. Дәүләки мәдәният йортында берничә клуб оешмасы эшли, китапханә ачылган, китапханә укучылары интернеттан файдалана алалар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Апас сөт комбинаты» ҖЧҖ заводын реконструкцияләү барышы белән танышты. Инвестор-компания заводны торгызу буенча актив эшчәнлек алып бара. Киләчәктә биредә сөт эшкәртү, сырлар һәм сыр продукциясе чыгару планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов инвестор-компаниянең сөт заводын торгызу һәм аны алга таба җайланмалар белән тәэмин итү өлешендәге эшчәнлеген уңай бәяләде.