Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык физик затлар арасында яшьләр проектлары конкурсына йомгаклар ясады.
Исегезгә төшерәбез, югары белем бирү оешмалары арасында Яшьләр проектларының бөтенроссия конкурсы түбәндәге 12 юнәлеш буенча үткәрелде:
•Ихтыярыйлык;
•Иҗат яшьләре инициативалары;
•Һөнәри күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар;
•Яшьләр медиасы;
•Патриотик тәрбия;
•Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;
•Социаль лифтларны үстерү;
•Студентлар клубларын үстерү;
•Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;
•Студентлар отрядлары;
•Студентлар үзидарәсе;
•Гаилә кыйммәтләрен ныгыту.
Эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча түбәндәге студентлар проектлары федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде: