ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казаннан 14 яшьлек Мария Белякованың гадәти булмаган хыялын тормышка ашырды. Кыз бала туңдырма фабрикасына барып, балалар да, өлкәннәр дә ярата торган татлының ничек җитештерүләрен күрергә хыялланган.

Шимбә көнне, 24 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6да эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Компетенцияләр үзәге белгечләре Кайбыч районының ресурс куәтенә анализ ясадылар. Терлекчелек продукциясен җитештерү, хезмәт ресурслары, машина-трактор белән тәэмин ителеш һәм җир ресурслары мөмкинлекләре билгеләнде. Кооперацияне үстерү рейтингында беренче позицияләрне Чүти, Олы Кайбыч, Мәлки, Олы Подберезье һәм Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре алды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республика районнарының һәм шәһәрләренең барлык дәүләт ветеринария учреждениеләрендә язгы эпизоотиягә каршы чаралар оештырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Наил Залаков рәислегендә муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы буенча оештыру очрашуы узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агымдагы елның 22 апреленә булган оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 715 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган. Иң күп хезмәткәр «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ предприятиесендә прививка ясаткан.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икътисад һәм финанс өлкәсендә П.А. Столыпин исемендәге XVII Халыкара премиягә гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Ел матбугат хезмәте - 2020» халыкара конкурсының «Нульдән проект» номинациясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган “Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары” дигән китап белән финалист булды, анда Татарстанның авыл хуҗалыгы тарихы турында сөйләнә.

Татарстан Республикасында «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында беренче тапкыр нәселле терлек конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдәге аккредитацияләнгән судьялар голштин токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәкләр.

Чәчү кампаниясе темпларны арттыра. Бүгенге көндә сабан культуралары 60,7 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан язгы һәм бөртекле культуралар – 56,4 мең га, арпа - 47,3 мең га, шикәр чөгендере - 0,6 мең га.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International