Әтнә районында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Әтнә районына эш сәфәре  белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов килде. Алар районның җитештерү предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштылар, районның оешма җитәкчеләре һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очраштылар. Аларны Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов озата йөрде.

Сәфәр “Тукай” ҖЧҖ катнаш авыл хуҗалыгы фермасында булудан башланды. Хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр, атлар үрчетәләр, сөт продукциясе җитештерәләр, күпьеллык культуралар үстерәләр. Көн саен ферма 140 тоннага кадәр моноазык җитештерә. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә 163 эш урыны булдырылган. Предприятиенең төп керем чыганагы - көн саен 40 тоннага кадәр терлекчелек продукциясе -  сөт һәм ит сату.

Аннары  алар «Арыш» кулланучылар кооперативының сугым цехын карадылар. Узган ел «Арыш» ҖЧҖ терлек сую һәм ит эшкәртү өчен махсус цехлар төзи башлады. Проектка инвестицияләр күләме 120 млн. сум тәшкил иткән. Гомуми мәйданы 1284 кв. м булган цехлар 2020 елның ноябрендә файдалануга тапшырылган. Кооперативта районның бердәнбер сугым цехы урнашкан. Айга   650 баш терлек чалалар. Итне Казан, Мамадыш һәм Мәскәү ит комбинатларына саталар. Җитештерүдә 30га якын кеше эшли.

 Предприятиенең планында  казылык җитештерүне оештыру, моның  өчен махсус җайланмалар сатып алырга җыена. Предприятиегә республикада гамәлдә булган ярдәм механизмнары – төрле эшкуарлык максатларына ташламалы микрофинанслау, шул исәптән җитештерүне киңәйтүгә һәм кирәкле җайланмалар сатып алуга, барлыгы  турында консультация бирелде.

Шуннан  соң  «Мирас+» ҖЧҖенең икмәк һәм кондитер әйберләре җитештерү предприятиесендә булдылар, анда 50 дән артык кеше эшли. 2020 елда компания кондитер цехын төзи башлаган. Инвестицияләр күләме 52 млн. сум тәшкил итә. 1440 кв. м мәйданлы кондитер цехы агымдагы елның мартында файдалануга тапшырылган. Компаниянең планында - киләчәктә җитештерүне киңәйтү.  

 Аннары алар Әтнә районында иң эре «Таң» ҖЧҖ хуҗалыгын карадылар. «Таң» АХҖК - җитештерү күрсәткечләре динамик рәвештә үсә торган тотрыклы-табышлы кооперативларның берсе. Аның авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 6750 га тәшкил итә, шул исәптән 6195 га чәчүлек җирләре. Кооператив эшчәнлегенең төп төре - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату. Предприятиедә заманча техникага  ия. Эре мөгезле яшь терлекләр өчен яшь буенча аерым бүлмәләр төзелгән. Хәтта "киптерү" бүлмәсе дә бар. Предприятие шулай ук нәселле эре мөгезле терлекләр үрчетү белән дә шөгыльләнә. 2009 елдан башлап хуҗалык нәсел хуҗалыгы булып тора, ул  Россиянең  нәсел  лицензиясен алган.

 Хуҗалык машина-трактор паркын яңартуга да зур игътибар бирә. Предприятиедә газ белән җылытыла  торган яңа гараж комплексы бар. Ул ике өлештән тора. Берсендә белгечләрнең эш кабинеты, механизаторлар өчен ял бүлмәсе, шулай ук душ бүлмәсе һ.б. урнашкан, икенчесендә - автомат ишек һәм тукталыш гаражы булган ремонт остаханәсе.

Чара ахырында район оешмалары җитәкчеләре һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу узды. Очрашуның төп темасы аномаль эсселек һәм корылык аркасында Татарстан аграрийлары өчен ярдәм чаралары  турында  сөйләшү булды. Очрашуда эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына ярдәм итү программалары җентекләп каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International