Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Марат Миңнебаев умартачылыкны саклап калуга һәм үстерүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
"ТАТАРСТАН БАЛЫ"ның русчага тәрҗемәсе "Татарстанский мёд" була, ул товарның төрен һәм составын, аның белән бәйле хезмәт күрсәтүләрне дә үз эченә ала. Товар тамгасы Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт тарафыннан рәсми рәвештә теркәлде", - дип билгеләп үтте Марат Миңнебаев.
Ул түбәндәге товар төрләренә кагыла:косметика җитештерү өчен умарта балавызына, бал кортларының ана сөтеннән азык өстәлмәләренә, балга, прополиска, үсемлекләр серкәсенә (чималга), бал катнашмасында алкогольсез эчемлекләргә.
Хезмәт күрсәтүләр арасында ул импорт-экспорт агентлыклары тарафыннан күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә товарлар күрсәт өчен, витриналарны бизәгәндә, аукционнарда сатканда, шулай ук умартачылык һәм питомникчылар өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр сыйфатында кулланылачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, республикада умарталарның һәлак булуына юл куймау буенча түбәндәге чаралар үткәрелә.
1)Министрлык тарафыннан, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе белән берлектә, республика умартачылары һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен умарталарның пестицидлар белән агулануын профилактикалау буенча инструкция эшләнде. Аның тулы тексты белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
2)Һәр райондаэшче төркемнәр (пестицидларны һәм агрохимикатларны куллану регламентын үтәмәү буенча ашыгыч чаралар күрү төркемнәре) һәм WhatsApp төркемнәре төзелде. Аларга район авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары агрономнары, районнар умартачылары, шулай ук авыл җирлекләре, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы үзәге, ветеринария берләшмәләре, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ вәкилләре керә.
3)Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларына «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү турында» 1997 елның 19 июлендәге № 109-ФЗ Федераль законны, шулай ук «Пестицидларны һәм агрохимикатларны сынау, саклау, ташу, сату, куллану, зарарсызландыру һәм утильләштерү процессларының иминлегенә гигиеник таләпләр» дигән 1.2584-10 СанПиНны үтәү зарурлыгы турында, кырларны эшкәртүне уздыру буенча халыкка законлы срокларда хәбәр итү зарурлыгы(мәгълүмат таблицасын тутыру) турында хатлар җибәрелде.
4)Кертелщ торган белешмәләрне унификацияләү һәм агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме күрсәтүнең бердәм сервисын тулыландыру максатларында умартачылар реестры булдырылды. Аның турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылды. Биредә шулай ук умарталарның һәлак булуында пестицидлардагы зарарлы матдәләрне билгеләү буенча ветеринария-диагностика лабораторияләре турында мәгълүмат та урнаштырылган.
Бал кортларының һәлак булуы ачыкланган очракта, район Советына, район авыл хуҗалыгы идарәсенә һәм Республика дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.