Аграрийларга киңәшләр:Томаттан ничек итеп сыйфатлы һәм мул уңыш алырга

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре томат үстерү үзенчәлекләре турында мәгълүмат әзерләгәннәр.

 Башка яшелчә культуралары белән чагыштырганда томат Россия өчен чагыштырмача яңа культура. Томат югары туклыклы, тәмле булуы һәм диетик сыйфатлары белән аерылып тора. Өлгергән томатның калориясе (энергетик кыйммәте) – 19 ккал. Томатта 8%ка кадәр коры матдә бар, шуның яртысы шикәрдән, аерым алганда, глюкозадан һәм фруктозадан тора, шулай ук аның составында органик кислоталар, клетчатка бар. Томатта шулай ук аксымнар, пектин матдәләр, крахмал, минераль матдәләр бар. Томат каротиноидларга, В төркеме витаминнарга, фолий һәм аскорбин кислотасына, органик(лимон, алма, кузгалак, шәраб, гәрәбә, гликолев) кислоталарга, югары молекуляр майлы(пальмитин, стеарин, линолев) һәм фенолкарбонов(п-кумаровый, кофелы, феруловый) кислоталарга бай.

Томатта булган холин кандагы холестерин микъдарын киметә, бавырны аңа май утырудан яклый, организмның иммун үзенчәлекләрен арттыра, гемоглобинны күтәрүгә ярдәм итә. Томатларның тышчасында ялкынсынуга каршы тора торган флавоноид нарингенин булуы ачыкланган.

Томатта шактый күп төрле микроэлементлар бар, алар 1 килограммда:натрий - 40 мг, калий - 2680 мг, кальций – 110 мг, магний - 120 мг, тимер – 6 мг, бакыр – 0,97 мг, фосфор – 270 мг, күкерт – 140 мг, хлор – 400 мг, марганец – 1,89 мг.

Помидор утырту өчен туфракны көздән әзерләргә кирәк. Моның өчен җир казыганда тирес, хлорлы калий һәм суперфосфат кертеп калдырырга кирәк:30 см тирәнлектә 1 кв. метрга һәркайсы 40ар грамм исәбеннән.

Әгәр туфракка көздән тирес кертелмәгән булса, иртә язда 15 см тирәнлектә 20 г/1 м² + нитрофоска 60 г/1 м² аммиак селитрасы кертергә кирәк яки бер чиләк суга 1,5 стакан исәбеннән компост һәм көл катнашмасы әзерләп, аны әзер чокырларга яисә буразнага салалар.

Иртә өлгерешле түбән буйлы сортларны рәт араларын 60 см калдырып утырталар, ә рәттә үсемлекләр арасы 30 см булырга тиеш, биек үсә торган сортларны 70×30 яки 70×50 см схемасы буенча утырталар. Үсентеләрне болытлырак көндә көннең икенче яртысында утырталар, ә кояшлы көндә – бары тик кич белән генә. Чокырларга томатны утыртканчы да, утырткач та су салырга кирәк. Шунда ук терәүләр дә куялар(агачтан булса, яхшырак) һәм куакларны, “сигезле” ясап, шпагат белән бәйлиләр. Куаклар тирәсенә черемә, компост, торф салырга. Эссе һавада, үсентеләрне утыртканнан соң, алар тирәсенә ботаклардан шалаш ясап, кояш яндырудан якларга кирәк.

Томатларга даими рәвештә, атнага бер тапкыр, көннең икенче яртысында су сибәләр. Суны куак төбенә, тамыр астына  сибәргә кирәк, яфракларына  су тидермәскә  тырышырга  кирәк. Шулай ук сезонга ике-өч мәртәбә булса да томатларның  төбен йомшартырга  кирәк. 

Россия  Авыл  хуҗалыгы үзәге җитәкчесе урынбасары Любовь Занина  билгеләп  үткәнчә, помидорлар үсү чорында аларны  дүрт мәртәбә тукландырырга  кирәк.  Беренчесе үсентеләрне утыртканнан соң ике-өч атнадан соң башкарыла,  икенчесе - икенче чәчәкле ботак чәчәк  ата башлагач,  өченчесе - өченче ботак  чәчәк аткач.  Дүртенче тукландыру, гадәттә, өченче  тукландырудан  соң өч атна узгач  башкарыла.

Тукландыру түбәндәге пропорциядә әзерләнә: 10 л суга  40 г суперфосфат  +10 г аммиак селитрасы. Шулай ук органик ашламалар (сыер тизәге, кош-корт  тизәге), шулай ук үләннәр   төнәтмәсе белән дә тукландыралар.

Әгәр үсемлек бик  куе булып  үсеп китсә  һәм  помидорлашу  процессы  әкрен барса,  барлык азотлы ашламалар белән тукландыруны  туктатырга  кирәк. 

Гадәттә, томат куагында,  чәчәкле беренче ботак астында ян үсентене  (пасынок) калдырып, ике  ботак    формалаштыралар. Калган  ян үсентеләрне  алалар. Ян үсентеләрдән  арындыруны, аларның 4-5 см-дан  артык үсеп китүен булдырмыйча, даими рәвештә һәр 7-10 көн саен башкарырга  кирәк. Әгәр   беренче  чәчәкле  ботак өстендә яки астында урнашкан ян үсентене   калдырсаң, томат куагы өч сабакта  үсеп китә. Бу  чакта аларда иң күбе сигез оешма чәчәк   калдырыла һәм   томатның очын йолкып  алырга  кирәк.   Әгәр барысына  да  соңгарсагыз һәм ян үсентеләр зур булып  үсеп китсәләр, аларны сындырып алуның  кирәге  калмый, ул чакта  томатның  очын йолкып алырга  кирәк. 

Помидорларның өлгерүен  тизләтү өчен июль азагында калган барлык вак  ян үсентеләрне алалар һәм ботаклардагы үсеш очларын йолкыйлар, помидорлар  барлыкка килгән чәчәкле  ботаклар  астында  гына  ике-өч яфрак   калдыралар.     

Томатны бәрәңге түтәленнән ераграк утыртырга  кирәк, ул  барлык вегетация чорында фитофтороз, альтернариоз, септориоз, фуразариоз кебек һәм башка  шундый авыруларга бирешүчән.

Теплицаларда  ак канатлы  күбәләк (белокрылка), куак бете, үрмәкүч талпаны, пасленовый минер һәм башка бөҗәкләр  алар өчен куркыныч  тудыра. Зарарлы объектлардан яклау өчен үсемлекләрне даими рәвештә карап, эшкәртеп торырга   кирәк.

Үсентеләр үстергәндә орлыкларны Ризоплан, Псевдобактерин-2, Триходермин, Фитоспорин-М, Споробактерин һ.б. биофунгицидлар белән   агуларга кирәк. Җирне казыганда Триходермин биофунгициды кертергә кирәк.

Үсентеләрне утыртканда утырту схемасын үтәргә кирәк. Вирус белән авырган үсемлекләрне кичекмәстән юк итәргә киңәш ителә.

Вегетация чорында яфрак өсләреннән дә, тамырга  да сиптерергә кирәк:   беренче  сиптерү   үсентеләрне утыртканнан соң ике атна  узгач башкарыла, аннан соңгылары  - беренче  сиптерүдән соң 10-14 көн узгач. 

Авыруларга каршы Ризоплан, Псевдобактерин-2, Триходермин, Фитоспорин-М, Споробактерин һ.б. биофунгицидлар кулланырга мөмкин, химик фунгицидлардан - Раек, Резус, Оксихом, Протон Экстра, Бордоская смесь-Ф, Хом һ.б.лар кулланыла, аларны  кулланганда  микробиоашламалар (Азолен, УниФос һ.б.) һәм микроашламалар   («Сәламәт уңыш» гуматы һ. б.) өстәргә киңәш ителә. 

Корткычларга каршы Биостоп, Битоксибациллин, Лепидоцид, Фитоверм һ.б. биоинсектицидларны, химик инсектицидлардан – Конфидор Экстра, Искра золотая, Калаш, Танрек һ.б.ларны кулланырга, шулай ук микробиоашламалар һәм микроашламалар өстәргә кирәк.

Томатларны карау һәм аларга игътибарлы  булу сыйфатлы  һәм мул уңыш алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International