Казанда азык-төлек иминлеге буенча глобаль мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «АГРОВОЛГА 2021» күргәзмәсе кысаларында «Азык-төлек иминлеге өчен глобаль мәсьәләләр:хәтәрлекләр һәм мөмкинлекләр» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

 Конференцияне оештыручылар - Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Фәннәр академиясе, FAO/БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт аграр университеты.

Чара Төркия, Нидерланд, Финляндия, Кытай, Бразилия, Германия һәм БДБ илләренең югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары, компетенцияләр үзәкләре ярдәмендә үткәрелә.

Фикер алышуның төп темалары түбәндәгеләр була:

*Аграр фәннең заманча алымнары һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә инновацион технологияләр:

*Глобаль хәтәрлекләр шартларында үсемлекләрне минераль тукландыруны һәм яклауны оптимальләштерү;

*Үсемлекләрнең генетик ресурслары һәм аларны үсемлекчелек технологияләрендә нәтиҗәле куллану;

*Биотехнологияләр һәм органик игенчелек.

*АПКның техник һәм технологик базасын үстерүнең актуаль проблемалары һәм аларны хәл итү юллары.

*Ветеринария һәм зоотехниянең актуаль мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең һәм эшкәртүнең биотехнологияләре.

*АПКда цифрлы икътисад:авыл хуҗалыгына интеллектуаль технологияләр кертүнең уңышлы практикалары.

*Авыл территорияләрен комплекслы үстерү.

 Конференциянең индустриаль партнерлары: «Аммоний» ААҖ, «Август» фирмасы» АҖ, «Проминтел-Агро» ҖЧҖ,   «Амазоне» ҖЧҖ,   «Сервис-Агро» ҖЧҖ,   «Байер» ҖЧҖ,  «Сингента» ҖЧҖ,  «Щелково Агрохим» АҖ,  «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» ҖЧҖ,  «Агромакс» ФҖП (НПП) ҖЧҖ,  «Агропроф» ҖЧҖ,   «Вадерштад» ҖЧҖ,   «РИВЦ» АҖ, «ПК «Ярославич» АҖ, «Татагрохимсервис» (филиал «Агрохиммаш») АҖ,  «ВарнаАгроМаш» ААҖ,   «ПК «Агромастер» ҖЧҖ,   «МК «Тарос» ҖЧҖ,  ТПК МТЗ-Татарстан ҖЧҖ, "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе, Экономика-АПК-холдинг, "Август-Мөслим" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Агросила Групп» ҖЧҖ каршындагы Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча Иҗтимагый совет.

Конференция халыкара һәм илкүләм дәрәҗәдә аграр базар өчен идарәчел  карарлар эшләү өчен һәм билгесезлек шартларында азык-төлек иминлеге мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булачак.

Катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International