Район хәбәрләре:Тукай районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерлиләр

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Бүген республика хуҗалыкларында бар куәткә терлек азыгы әзерләү бара. Башка эшләр дә тукталып тормый. Эре сөтчелек хуҗалыкларында, кагыйдә буларак, ел әйләнәсе бертиплы ашату җайга салынган. Нәтиҗәдә, савым да тотрыклы. «Тукай-Яшелчәләр» агрофирмасында хәзер сенаж әзерләү буенча эшләр башкарыла.

"Тукай-Яшелчәләр" хуҗалыгы фермаларын дезинфекцияләгәннәр, ремонтлаганнар һәм агартканнар. Хәзер бу биналардан төрле хуш исле үләннәр исе килеп тора. Биредә кояш нурларыннан качырып шифалы үләннәр киптерелә. Мондый букетларның бозаулар өчен файдасын бәяләп бетергесез.

“Үләннәрне бутоннар барлыкка килгәнче җыябыз. Туганнан алып 5 айга кадәрге бозаулар өчен төрле үләннәрдән бәйләмнәр әзерлибез. Андый бәйләмдә күп төрле витаминнар һәм протеин бар. Мондый бәйләмнәрне әзерләүдә мәктәп укучылары да зур ярдәм күрсәтә. Бер бәйләм өчен алар 26 сум акча ала. Аларның кайберләренең бәйләмнәре 600 данәгә кадәр җитә”, - дип сөйли ферма мөдире Вера Пискунова.

Барлык профилактик чаралар бозаулар туганчы ук башлана. Башта сыерлар, аннан бозаулар вакцинацияләнә. Мәсәлән, таналар 15 ай эчендә кирәкле авырлыкны җыялар. Ел саен биредә 150 тана әзерлиләр. Сыерларны һәм таналарны ясалма рәвештә орлыкландыралар. Бу юнәлештә өч технолог эшли. Таналарга ихтыяҗ зур, бик тиз сатылалар. Үгезләрне ташламалы бәядән үз хезмәткәрләренә саталар.

“Саба һәм Югары Ослан районнарыннан киләләр. Ел саен 50шәр баш тана сатабыз. Ихтыяҗ бар”, - диде зоотехник-селекционер Гөлнара Кондратьева.

Бозауларның яхшы сакланышында бозау караучыларның роле зур. Нәкъ менә алар беренче булып хайваннардагы үзгәрешләрне күреп алалар, беренче ярдәм күрсәтәләр һәм ветеринария табибын чакырталар. 130 бозауны ике кеше карый. Хуҗалыкта яшь терлек аерым комплекста урнаштырылган. Бүген биредә дә ремонт эшләре бара. Читтән кешеләрне чакырмыйлар, үз эшчеләре үк агарталар, фермаларны кышка әзерлиләр. Бу алар өчен - өстәмә хезмәт хакы. Хәзер эш шартлары да элеккедән җиңелрәк инде.

“Хәзер барысы да механикалаштырылган. Кул хезмәте кулланылмый диярлек. Кышын терлекләр чиста су эчәләр. Тиресне чыгару да механикалаштырылган. Хуҗалыкта барысы да бар. Яшел азык һәм печән алларыннан өзелми, фураж да әйбәт. Бер баш терлеккә 2,5 кг фураж. 800 грамм артым алабыз”, - ди механик Халит Гыйльметдинов.

Сыерлар өчен җәйге лагерь ферма янында ук. Сыерлар сусыл үлән белән сыйланалар. Алар өчен ясалма көтүлек оештырылган. 600 сыерны өч төркемгә бүлеп, өч көтүлектә көтәләр.

«Бүгенге көндә без 16 литр сөт алабыз. Сөтне Алабуга май заводына һәм балаларны тукландыру өчен җибәрәбез. Җибәргәнче аны 4 градуска кадәр суытабыз. 25әр сум тапшырабыз. Көн саен 9 тоннага якын сөт китә. Сыерлар көтүлектә туйганчы ашыйлар. Аннары елгага су коенырга китәләр. Көн саен шулай. Ясалма көтүлек сөтнең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирә. Хәзер бу мең ярым мөгезле эре терлек өчен төп бурычларның берсе. Узган елгы запаслар да бар әле», - ди терлекчелек цехы башлыгы Наил Нуретдинов.

Беренче эш итеп печән әзерли башлаганнар. Моның өчен 1200 гектарда люцерна чәчкәннәр. Шәхси хуҗалыкларга сату өчен дә җитәрлек. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә хуҗалык 254 тонна печән пресслаган инде.

“Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ел саен 110-120 тонна печән өләшәбез. Мал-туар асраучыларга чикләнмәгән күләмдә печән бирәбез. Кадрлар буенча да кыенлыклар юк. Һәркем үз эшен җиренә җиткереп башкара», - дип сөйли «Тукай-Яшелчәләр” ҖЧҖ директоры Ришат Хатыйпов.

Район һәм республика җитәкчелеген дә зур ярдәм күрсәтә. Предприятие исәбенә урам төзелгән. 67 йорт үз хуҗаларын тапкан инде, тагын 2се төзелә һәм быел тапшырылачак. 15 елдан соң барлык торак предприятие хезмәткәрләре милкенә күчә. Бүген предприятиедә 150 кеше эшли. Төп эшеннән тыш, хуҗалык җирле мәктәпкә дә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International