Хезмәт кешеләре:Кукмара районыннан зоотехник-селекционерның уңыш тарихы

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Көндәлек хезмәтләре белән хөрмәт һәм ихтирам казанган гади кешеләр турында яза торган  безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикабызның бүгенге герое - Кукмара районының «Рассвет» агрофирмасында зоотехник-селекционер булып эшләүче Владимир Ильич Павлов.

Туган авылына, хайваннарга мәхәббәте Владимирда кечкенәдән балачактан ук килгән. Шуңа күрә ул үзенең тормыш юлын да авыл хуҗалыгы белән бәйләргә булган.

"Минем әни шушы хуҗалыкта эшләде. Мин аның артыннан йөри идем, булыша идем, миңа кызык иде. Өлкән сыйныфларда инде дәресләрдән бушаган вакытларда эшли идем, акча да түлиләр иде. Ә инде 11 сыйныфта миңа зоотехникка барырга тәкъдим иттеләр", - дип искә ала ул.

Владимир Казан ветеринария академиясен тәмамлаган, ә хәзер читтән торып магистратурада укый. Ул Германиядә һәм Казахстанда практика узган. Баварияда ул кечкенә генә гаилә хуҗалыгында була. Фермер ярдәмчесе булып эшли.

«Мин басуда да эшләдем һәм фермада бозаулар карадым. Германиядә авыл хуҗалыгында иң алдынгы технологияләрнең ничек кулланылуын үз күзләрем белән күрдем. Минем өчен аларның күпчелеге яңалык иде. Заманча технологияләр вакытны, эш вакытын янга калдыра һәм җитештерүне калдыксыз алып барырга ярдәм итә. Алдынгы хуҗалыкларда терлек азыгы үзәкләре, “кормомамалар” урнаштырылган, азыкны автомат тарата, биогаз җайланмасы тора. Бозау үзенә  җайлы вакытта ашарга килә",- дип, тәэсирләре белән уртаклаша зоотехник-селекционер.

"Рассвет" агрофирмасы безнең республикада төшеп калганнардан  түгел. Технологияләрнең автоматлаштырылуы, хуҗалыкның продуктивлык күрсәткечләре елдан-ел арта. Хуҗалыкның мөмкинлеге бар, төзелеш эшләре дә гөрләп бара. Хуҗалыкта терлекләр санын яшь терлекләр исәбенә ишәйтәләр. Терлек азыгын үзләре әзерлиләр, ул үз сыерларын ашатырга да, халыкны тәэмин итәргә дә җитәрлек була.

"Төп күрсәткеч - районның озын гомерле сыерлары. Алар белән без горурланабыз. Бер сыердан 9,5 килограммнан аз гына артыграк сөт савыла, бозаулар туу 98%ка җитә", - ди Владимир Павлов.

Владимир бу вазыйфада ел ярым гына эшлүгә карамастан, ул инде үз эшен тулысынча үзләштерергә өлгергән. Аның төп бурычы – сыерларның яшәешен, үз-үзләрен тотышын тулысынча контрольдә тоту. Моннан тыш, барлык белешмәләрне махсус электрон таблицаларда теркәргә кирәк:савым күләме, туган бозаулар саны, аларның һәрберсенең исеме һәм башка мөһим мәгълүмат компьютер программаларында бар. Бозауларның исән калуы һәм сөт күләме әлеге күрсәткечләрнең тәртибенә һәм төгәллегенә бәйле. «Рассвет» агрофирмасы һәркөнне 32 тонна сөт сата.

“Сөтнең продуктивлыгын арттыру өчен без һәр сыерга аерым үгез сайлап алабыз. Беренче чиратта, үгезнең анасы буенча күрсәткечләр (продуктивлыгы, сөтнең майлылыгы, аксым) исәпкә алына, аның “кызлары” буенча бәя бирелә. Нәтиҗәләр буенча үгезләргә бәя бирелә”, - дип, серләре белән уртаклаша ул.

Нәсел эше – шактый катлаулы һәм озак вакыт сарыф итүне таләп итә. Монда һәр үзенчәлекне исәпкә алырга һәм аерым күрсәткечләргә игътибар итәргә кирәк. Шуңа да таналарны һәм кечкенә бозауларны орлыкландыру өчен махсус корпуслар бар, аларда терлекләр даими күзәтү астында була.

Таналар корпусында аларны ай саен үлчәп торалар. Әгәр тана 300 килограммга җитсә, аның сырты һәм җилкә калкымы буенча биеклеге 110 см-дан артып китсә, аны орлыкландыру өчен башка корпуска күчерәләр. Биредә алар орлыкландыру, буазлыкка тикшерү узалар.

Владимир әйтүенчә, зоотехник-селекционер эшендә иң мөһиме – пунктуальлек, эшкә мәхәббәт һәм үз эшеңне белү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International