Аграрийларга ярдәм:Росагролизинг «Юбилей» программасының гамәли вакытын 30 июньгә кадәр озайтты

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Федераль бюджеттан күрсәтелгән финанс ярдәмен, махсус шартларга ихтыяҗның зур булуын һәм акцияне озайту турындагы үтенечләр белән аграрийлардан күп санлы мөрәҗәгатьләр булуны исәпкә алып, Росагролизинг ай азагына кадәр "Юбилей" тәкъдименең гамәлдә булуын ай ахырына кадәр озайтты.

Махсус тәкъдим шартлары буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре техниканы түбәндәге шартлар буенча сатып ала алалар:бөтен номенклатурага киметелгән аванслар (барлык үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасына 0%тан алып);Росагролизингның юбилей елына төп бурыч буенча кичектереп түләү (2022 елның гыйнварына кадәр) һәм лизинг шартнамәсенең озайтылган срогы(8 елга кадәр).

Ташламалы яңа лизинг тәкъдимен авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары җитештерүчеләр хуплады, алар, үз чиратында, кыскарак срокларда тәэмин итү һәм өстәмә ташламалар рәвешендә бонуслар бирәләр. Алар арасында түбәндәге компанияләр бар:Ростсельмаш, Петербург трактор заводы, Евротехника, КАМАЗ, Стронг Техник, Брянсксельмаш, Клаас Восток, МТЗ-Татарстан, Пегас-Агро, Аграр төркем, РОПА-Русь, Брянск трактор заводы, Дөньякүләм техника-Кубань, Клевер, Интерспецтранс.

Әлеге чара республиканың азык-төлек тотрыклылыгын тәэмин итү һәм агымдагы икътисадый һәм эпидемиологик вәзгыятьтә язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру бурычы йөкләнгән Татарстан аграрийларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 21 июньгә республика аграрийлары тарафыннан 2 млрд.сумнан артыкка 384 авыл хуҗалыгы машинасы сатып алынган, шул исәптән 66 трактор, 81 комбайн, 71 автотехника, 8 үзйөрешле сиптергеч һәм 158 башка техника.

Программада катнашу турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 бердәм номеры буенча АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегендә яисә сайтта:www.rosagroleasing.ru алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International