Марат Җәббаров Питрәч районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты

2021 елның 25 июне, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Питрәч районында булды. Аны район башлыгы Илһам Кашапов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнар Хафизов озатып йөрде.

Питрәчкә килүгә үк министр «Шәле-Агро» хуҗалыгында төзелеш  эшләренең барышы һәм яңа авыл хуҗалыгы техникасы паркы белән танышты. Предприятиенең 8900 гектар чәчүлек җире бар, 1280 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 504е – сыерлар. Планда - техника яңа сатып алу, чәчү мәйданнарын киңәйтү, чит ил таналары сатып алу, машина-трактор паркы төзү.

“Бүгенге көндә сөт-товар фермасын реконструкцияләү буенча актив эш алып барыла. 410 башка урыннар әзер инде. Икенче сыер абзарын ремонтлау башланды. Сезонлы кыр эшләре өчен 82 млн. сумлык 8 яңа техника сатып алдык”, - дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Радик Мәүлиев.

Аннары Кулаево авылында министр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Агролак-К» ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен төзелгән йортларны карады.

"Эчендә бик матур. Тулысынча ремонт ясалган, барысы да чиста, пөхтә. Зал, ике бүлмә, санузел, кухня бар. Бишәү яшәячәкбез:ирем белән без икәү һәм өч балабыз. Якындагы 5 елда йорт арендасы өчен түлиячәкбез, ә аннары, теләгән очракта, аны отышлы шартлар буенча сатып алырга мөмкин булачак», - дип сөйли «Агролак-К» ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторы Екатерина Степанова.

Эш визиты «Муллагалиев А.Р» КФХсы цехында булу белән тәмамланды. Үз эшен ул 2016 елда башлап җибәргән, «Гаилә фермасы» программасы буенча 50 башка исәпләнгән сыер абзары төзүгә 1,5 млн сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ала. Аннары фермер 5 млн сумлык кредит ала һәм Венгриядән шул акчаларга елына 8-10 мең килограмм сөт бирә торган голштин токымлы 33 тана сатып алган. Венгриядән кайтарылган нәселле хайваннарның яртысы әлегә кадәр сөт тә, тулы үрчем дә бирә.

Хәзер предприятие сөт җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә, 10 төрдән артык сөт продукциясе – сөт, эремчек, май, кефир, ряженка, эремчек, каймак, катык, сырлар чыгара. Үз продукциясен Казанда сата.

"Безнең сыерлар тота торган үз фермаларыбыз бар. Аларны үзебез карыйбыз:азык әзерлибез, савабыз. Өстәмә рәвештә халыктан сөт сатып алабыз. Цехта 18 кеше эшли. Алар сөтне кабул итәләр, чистарталар һәм әзер продукциягә кадәр җиткерәләр. Киләчәктә 400 баш сыерга исәпләнгән ферма төзүне планлаштырам. Сатып алынган хайваннар - терлекләрне тиз үрчетү базасы булып  тора», - дип сөйләде КФХ башлыгы Адел Рафаэль улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International