Татарстан студентлары АПКда түләүле стажировкалар үтә алалар

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгында 10 меңнән артык вакансия Свое Фермерство платформасында урнашкан. Биредә агросәнәгать комплексы компанияләре студентларга җәйге чорга түләүле стажировкалар тәкъдим итә - эш бирүчеләрнең 70%ы студентларга эш тәҗрибәсе булмаган килеш айга 15-30 мең сум хезмәт хакы белән эшләр тәкъдим итәләр. Мәсәлән, Татарстан студентлары җәйге каникуллар вакытында үз республикаларында да, аннан читтә дә - Удмуртиядә, Пермь краенда һәм Киров өлкәсендә дә эшкә урнаша алалар.

“Бүген республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа уңыш алуга әзерләнү буенча актив эш алып баралар, кырларда һәм терлекчелек комплексларында җитештерү күләмнәрен арттыралар. Яшь, амбицияле кадрларны сезонлы эшкә алу республика аграрийларына вакыт һәм хезмәт чыгымнарын киметергә, шул рәвешле минималь чыгымнар белән план күрсәткечләрен үтәргә мөмкинлек бирәчәк”, - дип сөйли Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Сервис мәгълүматлары буенча, стажировкаларның 40%ы терлекчелек өлкәсенә туры килә(алар зоотехниклар һәм ветеринария фельдшерлары арасында тигез бүленгән). Стажировка турындагы һәр бишенче тәкъдим үсемлекчелек белән бәйле(бу секторда иң кирәкле белгечләр: агрономнар, яшелчә һәм чәчәк үстерүчеләр). Тагын 23% очракта булачак тракторчыларга яки автомобиль йөртүчеләргә стажировка үтәргә тәкъдим итәләр. Калган тәкъдимнәр балыкчылык, ясалма орлыкландыру операторлары, лаборантлар, технологлар арасында тигез бүленгән.

«Безнең студентлар өчен - җәйге каникулларны файдалы үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. АПК секторы компанияләрендә стажировкалар яшь белгечләргә университетта алган һөнәри белемнәрен практикада беркетергә мөмкинлек бирәчәк. Үз чиратында, җәй - агросәнәгать секторында актив эш вакыты, һәм актив студентлар сезонлы эшләргә үзләреннән үзләреннән зур өлеш кертә алалар, ә җәйге эшкә урнашу нәтиҗәләре буенча тупланган тәҗрибә студентларның һөнәри үсешенә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International