Марат Җәббаров:Корылык нәтиҗәләрен йомшартуга мелиорация программасы ярдәм итә

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Утырыш 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн кысаларында бер минут тынлык белән башланып китте. “Сугышта һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алуыгызны сорыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Комиссия утырышына видеоконференцэлемтә режимында республиканың муниципаль районнары тоташтырылды. Төп тема - агымдагы һава торышы һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең куәтен саклап калу чаралары.

«Килеп туган аномаль эссе һава икътисадның төрле өлкәләренә, беренче чиратта, республиканың авыл хуҗалыгына тискәре йогынты ясый. Әлегә 2010 елда булган хәл юк, әмма вәзгыять бик кискен», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, килеп туган хәлне бәяләргә һәм югалтулар куркынычын киметү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, шулай ук шәхси хуҗалыкларның тотрыклы эшен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар билгеләргә кирәк, дип ассызыклады.

Оператив вәзгыять турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров чыгыш ясады. Ул, хәбәр иткәнчә, хәвефле күренешләр күзлегеннән караганда, бүгенге көндә төбәктә һава шартлары аномаль, дип санала. Урманнарда янгын чыгу куркынычы бик югары - 4-5 класслы куркынычлылык дәрәҗәсенә җиткән. Тәүлеклек уртача температура нормадан 9 градуска югары, бу куркыныч вәзгыятькә туры килә.

Идарә эшчәнлегенең бер юнәлеше - барлык авыл хуҗалыгы культураларының, шул исәптән бөртекле һәм техник, күпьеллык үләннәрнең торышын мониторинглау. 22 гидрометеорология станциясе көзге һәм язгы культураларны ел әйләнәсендә күзәтеп тора.

Сергей Захаров шулай ук Татарстанда чәчүлек катламында продуктив дым запасларына да  күзәтү алып барылуы турында  әйтте.  Идарәнең 40  күчмә җайланмасы  бар, ул төбәкнең контур кырларындагы вәзгыятьне күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Бу мәгълүмат шул исәптән эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен иминләштерү өчен дә кулланыла. Моннан тыш, Идарә уңышның башлангыч һәм соңгы фаразларын да  төзи. Бу мәгълүмат федераль хезмәтләр аша  Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җиткерелә.

"Май-июнь айларындагы һава шартлары, югары температура һәм дым кытлыгы игенчелек тармагы өчен кыенлыклар тудырды", - диде министр. Явым-төшемнәр хәтта бер муниципаль район эчендә дә контрастлык белән аерылып тора.

Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Гидрометеорология идарәсе мәгълүматларын китерде:Алексеевск районында явым-төшемнәр буенча хәл уңай – 83 мм,Зеленодольск районында – 80 мм, Кукмара районында - 11 мм,Лаешта – 17,Әлмәт районында – 23,Мөслим районында - 30 мм.

Министр билгеләп үткәнчә, корылык нәтиҗәләрен йомшартырга мелиорация программасы ярдәм итә. 2011 елдан сугарулы 35 мең гектар җир файдалануга тапшырылган. Бәрәңге һәм яшелчә буенча хәл тотрыклы – бу культуралар сугарулы. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 100 мең тоннага якын бәрәңге һәм 55 мең тонна яшелчә үстерү планлаштырыла.

Терлек азыгы белән тәэмин ителешкә килгәндә, министр хәбәр иткәнчә:азык җире 760 мең га тәшкил итә, шулардан 445 мең га күпьеллык үләннәр. Үләннәрнең беренче катыннан җыелган азык узган елгыдан кимрәк һәм икенче катка да ышаныч юк. 2021 елда республика буенча барлыгы:печән – 322,0 мең тонна, сенаж – 2,3 млн тонна, силос 2,6 млн тонна әзерләү планлаштырыла. 21 июньгә күпьеллык үләннәрдән 747 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Рөстәм Миңнеханов  авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен саклап  калу һәм югалтулар  минималь булсын өчен республика буенча һава торышын күзәтеп торырга кушты. «Безгә хәзер уйларга  кирәк, терлекчелек өчен азыкны кайдан алырга, терлекләрнең баш баш санын, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда да, ничек саклап калырга», - диде ул.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты күрше Идел буе төбәкләре буенча вәзгыятьне мониторинглауны гамәлгә ашырырга кушты. “Без корылыкның  ни икәнен беләбез, 2010 елда бу вәзгыятьне уздык, - диде ул. – Безгә эчке ресурсларны мобилизацияләргә кирәк”. Һава температурасының югары саклануы һәм явым-төшем кытлыгы җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Мелиорация системасына  килгәндә, Рөстәм Миңнеханов бу эшне алга таба үстерергә кушты.

Татарстан Президенты, 30 июньдә комиссиянең чираттагы утырышы булачак, дип хәбәр итте. “30 июньгә кадәр гадәттән тыш хәл кертү турында карар кабул ителми әле, - диде ул. - Гадәттән тыш хәл режимын кертү өчен безгә вәзгыятьне тулысынча аңларга кирәк. Әгәр вәзгыять шулай торса, гадәттән тыш хәл кертү мәҗбүри булачак».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, бүген районнарда – һәр хуҗалыкта, торак пунктта терлек азыгының торышына һәм запасларына бәйле ситуацияне ачыклау мөһим, дип әйтте. Ул шулай ук республиканың нинди кредит ресурслары булуын һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә нинди банклар ярдәм итә алуын анализларга кушты. «Кайсы банкларда нинди кредит ресурслары барлыгын  белергә  кирәк, - диде ул. - Килеп туган вәзгыятьтә без түләүләрне кичектерү яки күчерү өлешендә федераль Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәкбез. Бу мәсьәләләрне дә эшләргә кирәк. Республика буенча вәзгыять катлаулы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International