Россия Президенты Татарстанның Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен бирде. Бу хакта дәүләт башлыгының хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган указында хәбәр ителә.
Документта, Фәттахов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен бүләкләнде, диелә.
Шулай ук Россия Президенты Указы белән «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медале белән «Безнең эш» Татарстан Республикасы гражданнар инициативаларына ярдәм итү төбәк иҗтимагый хәрәкәте рәисе Тимур Сафин бүләкләнде. Ул әлеге бүләккә «иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен» лаек булды.