Бүген Мәскәүдә VIII Россия агротехника форумы уза – бу авыл хуҗалыгы машина төзелеше өлкәсендә иң әһәмиятле чара. Анда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.
Форум - ул дәүләт ярдәменең яңа механизмнарын кертү, дөнья базарларында продукция сату буенча планнар кору урыны, анда ясалма интеллектны үстерү һәм аны заманча агромашиналарда куллану буенча трендлар карала.
Форумда билгеләп үтелгәнчә, 2021 елның I яртыеллыгында Россия авыл хуҗалыгы техникасын сату 43%ка арткан. Үсеш тагын да югарырак булырга мөмкин иде. Әмма металлга бәяләрнең үсүе, авыл хуҗалыгы продукциясе экспортына квоталар арту һәм тармакка ярдәм итү программасына акчалар җитмәү моңа тоткарлык тудырды.