«Алтын көз» күргәзмәсе кысаларында Марат Җәббаров «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов, «Петербург трактор заводы» АҖ директоры Сергей Серебряков һәм «ФосАгро-Регион» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Вовк белән берничә эшлекле очрашу үткәрде. Эшлекле очрашулар барышында алар актуаль мәсьәләләр һәм якларның хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук чара барышында КДАУ «Грин Гроус» ҖЧҖ белән цифрлы технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү өлкәсендә стратегик партнерлык турында килешүне имзалады. Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре түбәндәгеләр булачак:
1) укытучылар составы компетенцияләрен арттыру максатында белем бирү семинарлары уздыру;
2) фәнни-тикшеренү юнәлеше буенча уртак эшләр башкару;
3) тәҗрибә кырларында цифрлы технологияләрне сынау;
4) Россия Федерациясенең фермер хуҗалыкларына цифрлы чишелешләрне пилотлы гамәлгә кертү һәм алар белән тәэмин итү.