«Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында 7 октябрьдән Илкүләм гастрономия фестивале эшли башлады, анда бөтен илдән фермерларның иң яхшы продукциясе, шул исәптән «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендлары конкурсында катнашучыларның да продукция күрсәтелә.
Фестивальдә Татарстан Республикасыннан Милли сәүдә маркасы белән Казан чәк-чәге, Татар чәе, казылык, Казан үрдәге, Татар балы һәм Талкыш кәләвә тәкъдим ителә.
Килүчеләр төбәкләрнең горурлыгы булган натураль продуктларны татып, аларны сатып ала алалар, шулай ук аларны җитештерү турында белә, фермерларның үзләре белән таныша һәм аралаша да алачаклар. Җитештерүчеләр өчен фестиваль, арадашчылардан башка, турыдан-туры яңа клиентлар табарга һәм үз продукциясен базарга чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Ярминкә 10 октябрьгә кадәр дәвам итә.