Бүген «Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсенең рәсми ачылышы булды

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Бүген Агросәнәгать комплексы атналыгы кысаларында «Алтын көз – 2021» Россия агросәнәгать күргәзмәсе – илдә авыл  хуҗалыгы казанышларын күрсәтүнең иң зур  чарасы ачылды. Чарада Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан күргәзмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге делегация катнаша.

 Михаил Мишустин үз чыгышында, Россия агросәнәгать комплексының яңа проектларны  гамәлгә ашыру  өчен мөмкинлекләре бар әле, дип ассызыклады. Ул   эшкәртү секторының уңай нәтиҗәләрен аерым билгеләп үтте. Мәсәлән, Росстат мәгълүматларына караганда, агымдагы елда җиләк-җимеш һәм яшелчә соклары җитештерү күләмнәре өчтән бер өлешкә арткан, балалар ризыгы һәм минераль су өчен консервлар җитештерү арткан, азык-төлек сәнәгатенең башка тармакларында да үсеш бар. Премьер-министр үз чыгышында Россия хокукына беренче тапкыр авыл туризмы төшенчәсе кертелүен дә билгеләп  үтте, бу яңа  перспективалы  юнәлешне системалы  рәвештә алга  этәрүгә ярдәм  итәчәк.

 Аның фикерен Россия  Федерациясе   Вице-премьеры Виктория Абрамченко дәвам итте.

"Дөньякүләм икътисад ике ел инде коронавирус инфекциясе таралуга бәйле зур кыенлыклар  кичерә. Бу глобаль сынауларга, глобаль хәвеф-хәтәрләргә карамастан,  Россиядә быелгы     һава шартлары аркасында барлыкка килгән   масштаблы проблемаларга  карамастан,  безнең агросәнәгать комплексы Россия икътисады үсешенең төп драйверларының берсе булып  кала.  Аерым алганда, быел без берничә юнәлеш буенча яңа рекорд куябыз", - диде ул.

 Вице-премьер,  сүз кышкы теплицаларда яшелчә җыю, рапс һәм җиләк   җыю турында бара, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, терлекчеләр һәм балыкчылар яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.

Быел «Алтын көз» күргәзмәсенә Татарстан республикасының 12 авыл хуҗалыгы җитештерүчесе үз стендын әзерләде, алар арасында Татарстан умартачылары, “Эмиз” сәүдә йорты, «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Пестречинка» ҖЧҖ, «Вамин - Татарстан» ҖЧҖ, Татпотребсоюз, «Майский» ТК ҖЧҖ һ.б.ларның  продукциясе  бар. Күргәзмә 8 октябрьгә кадәр эшләячәк. Чара кысаларында АПК үсешенең актуаль юнәлешләре турында түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырылган.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International