Татар милли ризыгы чәк-чәктән хуш исле бал исе һәм бал тәме килеп тора. Казан чәк-чәгенең төп өстенлеге - тамырлары белән Идел-Болгар дәүләте чорына ук китә торган уникаль җитештерү рецепты буенча әзерләнүендә. Риваятьләр буенча, бу татлы ризык шул чорда ук әзерләнә башлаган.
Элегрәк ул бары тик бәйрәм ризыгы булып кына саналып, аны бәйрәмнәрдә һәм истәлекле көннәрдә, туйларда гына бүләк итәләр иде. Хәзер исә ул көндә ашала торган татлы ризыкка әверелде. Чәк-чәкне күпләп җитештерү республика территориясендә икмәк, кондитер әйберләре җитештерү буенча заводлар барлыкка килүгә бәйле.
Чәк-чәкнең сәламәтлек өчен файдасы аның натураль балдан әзерләнүе белән аңлатыла, ә балның исә гөмбәчекләргә, бактерияләргә һәм вируска каршы тора алырлык сыйфатларга ия булуы билгеле. Нәкъ менә умарта балы еш кына ашказаны-эчәк авыруларын, шулай ук тән җәрәхәтләрен һәм пешүләрне дәвалау өчен кулланыла. Моннан тыш, чәк-чәкнең кеше организмында алмашу процесслары һәм иммунитетны ныгыту өчен файдасы да ачык күренә.
Дөньядагы иң зур чәк-чәк Казанда 2018 елгы FIFA футболы буенча дөнья чемпионаты ачылышына футбол тубының яртысы рәвешендә әзерләнгән иде. Аның авырлыгы 4026 кг иде һәм аны әзерләү өчен 9000гә якын йомырка, бер тонна он һәм бер тонна бал кирәк булган.
Казан чәк-чәге “Россия тәмнәре” төбәк азык-төлек брендларының илкүләм конкурсында катнаша. Сез үзегез ярата торган бренд өчен 20 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр тавыш бирә аласыз. Үзегезгә ошаган тәмле ризыклар өчен https://russiantastes.ru сайтында тавыш бирегез! Әйдәгез, безнең тәмле ризыкларны бөтен Россия белсен!